|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2018 Язмыш
Ярар инде, дия-дия, гомер үтеп бара...Кычытканлы авылыннан Суфия апа Гафиятуллина: “Ярар, ярар инде”, – дия-дия, 80 яшен дә тутырды. Гомере буена колхозда, анда да иң авыр эшләрдә: чөгендердә, тегермәндә, кирпеч заводында эшләгән кеше ул. Почтада хат, пенсия тараткан, авылга автобус килә башлагач, аны каршы алып, озатып билетлар сатып торган. Чордаш-классташлары Тәлгат абый Галиуллин, Фаик абый Вәлиев, Суфия апа Зарипованың Суфиянең бик яхшы укыганын, математиканы яратканын, зиһенле, иң алдынгы укучы булганын сокланып сөйләгәне бар. Алга таба да укыйсы килә аның, классташы, туганы Хәлимә белән икесен Суфиянең әтисе Габдрахман абый Казанга үзе озата бара. Туганнары Фаика апаларга үзе урнаштырып кайта. Эш тә бар, укырга да була, дигәндә генә бер кичтә Риза җизнәсе салып кайта. Юк! Юк! Ул кызларга һич бәйләнми, авыр сүзләр дә әйтми. Шулай да Суфиянең бер гадәте фаш була. Ул исеректән бик курка. Чөнки гомерендә исерек күргән кеше түгел. Әтисе – эчми-тартмый торган гаҗәп тәртипле кеше. Бик кыен булса да, ул авылына әйләнеп кайта. Хәлимәнең дә каласы килми. Шунда йөрәкне әрнетерлек бер сүз әйтеп куя: “Минем әтием юк, синең әтиең бар, мин ничек тә түзәрмен”, – ди. Түзә, укый, зур заводта эшли, профсоюз оешмаларын җитәкли, авылын сагынып гомер итә, рәхмәт, югалмый.
Суфияне авылда югалган әйбер табылгандай сөенеп каршы алалар. Беренчедән, үги әни Факия апа сөенә. Апасы Фатыйма бәбидән вафат булгач, җизнәсенә кияүгә чыккан, үзе дә өч бала янына өчне алып кайткан була. Суфиянең Казанга китүе аны ике кулсыз итә, кыз чөнки балаларны караша, бер көн колхоз эшеннән калмый торган була. Габдрахман абый да, ник кайттың, кире илтәм дә дими, ярар, ярар гына, ди. Ул чакта әле менә шушы янәшә йөри торган ике сүзнең бу нәселнең пароле, тормыш девизы икәнен Суфия аңлап та җиткерми.
18 яшендә Суфия армиядән яңа кайткан Әсхәткә кияүгә чыга. Каенанасы Суфияне үз баласыдай кабул итә. Әллә ул аның 7 яшьтән ятим калганын, апаның әни булмаганын белмиме? Белеп, Аллаһыдан сорап ала. Һәм үзенә нинди кирәк, шундый килен ясый. Суфия дә гомер буена нәрсә пешерергә икәнен аңардан сорады. Кайвакыт кибеткә барса, үз акчасына, үзенә әйбер алырга каенанадан кайтып сорады, киңәшләште. 40 ел (соңгы 12 елында Сафия апа күрмәде) беркайчан да алар йортында үпкәләшү, авыр сүзләр әйтешү булмады. Берсенең – кызы, берсенең әнисе юк иде. Аналы-кызлы, хәер, дөнья булгач, алар арасында да үпкәләүләр була. Әнә шул “ярар, ярар”, дигән сүз һәрвакыт бер-береңә юл бирү, матур яшәүгә этәрде. Бер-бер артлы Суфия белән Әсхәтнең Әлфиясе, Фәниясе, Гөлсинәсе, Гөлчәчәге, Азаты дөньяга килде. Ире сугышта үлеп, туйганчы бала тудыра алмаган, сабый бала сөеп туя алмаган Сафия апа балаларны үзенеке итеп кабул итә. Кыз балалар сөю бәхете елмая, бәхетле еллары башлана. Өйгә бәрәкәт, тынычлык, татулык иңә.
Шунда инде дүрт каенанага дүрт килен тәрбияләнә. Каенана да, килен дә – үз урыннарында. Яшәү, үзара мөнәсәбәтләре белән тәрбия бирәләр. Болай бул, тегеләй бул, алай эшләмә, болай эшлә, дип өйрәтеп булмый. Кызлар күбрәк әниләренә караганда әбиләренең иркә кочагында үсте. Ул аларга карата усал да, таләпчән дә, кирәк чакта йомшак та, назлы да булды. Әбиләре аларны кул эшенә: тегү-чигүгә дә, эрләү-бәйләүгә дә, аш-суга да, кайчан ничек булырга, тормыш итәргә дә өйрәтте. Районның дүрт авылында дүрт бәхетле каенанага уңган, булган, акыллы киленнәр өлгереп җитте. Әлфия 5 чакрымдагы Әлмәт авылына Рәискә чыкты. Пединститутны читтән торып тәмамлады. Гомере буе балалар укытты. Каенана-каенатаны алар карады. Фәния дә укытучылыкка укыды. Олы Тигәнәлегә практикага баргач, чибәр, күбәләктәй укытучы кызны төксе генә колхозчы Равил эләктерде. Тормышлары мәхәббәтле булды. Өйләре ике ишекле булса да, бер түшәмле, бер тормышлы, бер гаилә булып яшәделәр. Каенана улы Рифкат белән яшәсә дә, стена аша улы белән килене булды, ризык та уртак иде. Инде ул каенана да вафат. Әнисен яратып караган Рифкатне Равил белән Фәния карамыйча кем карасын соң? Йөрәк җылылары барысына да җитәрлек. Гөлчәчәк бераз соңарып, 12 чакрымдагы Әмзәгә Әмиргә 27 яшьтә генә чыкты, аның да бәхете төп йортта булды. Ул да апалары язмышын кабатлады. Тагын каената, тагын каенана.
Бер кызлары – Гөлсинә авылга, әнинең сеңлесенә килен булды. Ир белән хатын икесе дә булдыклы, авылга сыймыйлар, читкә китәселәре килә. Иң күп киңәш кирәккәне Суфия апаның бу кызы булгандыр. Каенана белән килен мөнәсәбәтләренә кагылышлы киңәшләрне аңа да әнисе күп бирде, вакытында туктатты. Әгәр башкалар кебек алар да читкә китеп барса, авылда тагын бер ятим йорт арткан булыр иде.
Әниләре дә, әбиләре дә күп нәрсәгә өйрәтте. Алар чит-ят йортка үз гадәтләре белән килен булып төшкәннәр. Һәр өйдә дә алардагы кебек түгел икән. Әниләре: “Кешене начар, димәгез, начарлыкны күрмәгез, һәркемдә матур, яхшы сыйфатлар бар, шуны күрегез, шуны үстерегез”, – дияр иде. Ашарга гел бергә, бер вакытта утырырга, бер-береңне көтәргә, көттермәс өчен, ашау вакытын төгәл билгеләргә өйрәтте. Утырып беткәч, беренче ризыкны каенатага, каенанага, иреңә бирергә. Алар вафат булгач, әллә нинди кунаклар булса да, беренче савытны иреңә куярга. Бер уйласаң, берни дә түгел кебек. Ә күпме акыл, фикер, тәрбия һәм тагын әллә ниләр. Гап-гади милли гореф-гадәтләр, татарның матур гадәтләре. Шулай инде, Суфия апа белән Әсхәт абыйның кияүләре – Рәис, Равил, Нәгыйм, Әмир – аерым-аерым берсе дә әллә кем түгел. Үз вакытында кирәкле, тиң парларын табып, хөрмәт итешеп яшәүләре аларны матур гаилә, акыллы балалар үстерергә насыйп иткән.
Суфия апаның каенана булганына да егерме елдан артык. Азатның Гөлүсәсе дә – авыл кызы, каенана туфрагыннан булып чыкты. Шунда тәрбияләнде, шунда үсте. Бүген инде төп йортта ул хуҗа, ул идарә итә. Кызлар инде – кунак кына. Әниләренә сүзләре булса, Гөлүсә аша җиткерәләр. “Ул сине күбрәк тыңлый”, – диләр.
Суфия апа күптән инде намазлы, үзе генә түгел, кызлары да намазлы, һәрберсе Коръән укый, өйрәнергә йөри. Суфия апа бик йөрергә ярата, җиңел сөякле. “Әйдә”, – дисәләр, кыш дими, җәй дими, иртә дими, соң дими, күчтәнәчләрен җыештыра да машинага чыгып утыра. Шунсыз булмый да. Оныклар авылга, районга гына сыймадылар, дөнья буйлап таралдылар. Әле берсенең туе, әле икенчесенең никахы, өй туйлары, туган көннәр, дини бәйрәмнәр. Яхшылык, изгелек, матур, тәртипле кешеләр киленнәр, кияүләр, кода-кодагыйлар, кодача-кодалар дөнья буйлап таралганнар.
Ярар, ярар инде, дия-дия, гомер матур үтеп бара...
Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|