поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
27.03.2018 Экология

Татарстанда 209 торак пунктка су басу куркынычы яный

Татарстанда быел ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган брифингта Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

Татар-информ” язуынча, су басу ихтималы аерым районнарга гына түгел, Казан, Менделеевск, Алабуга районнарындагы торак пунктларга да кагыла. Һәр муниципаль районда, хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзер. Аларга вакытлыча урнаштыру өчен 206 пункт әзерләнгән. “Елына карап ул. Бер елны - бер торак пунктта, икенче елга башка җирлектә су басарга мөмкин. Бер үк вакытта бар җирдә дә була дигән сүз түгел. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр хуҗалыкларыннан беркая китми, алар үз милке өчен курка, шуңа баш тарталар. Мин терлекне эвакуацияләгәнне генә хәтерлим. Минзәләдә булган иде берсендә көчле су басу, шунда күчереп тордык”, - дип белдерде Суржко.
 
Аның сүзләренчә, явым-төшем күп яуса да, эш карның күләмендә түгел, аның структурасында. “Кар тыгыз түгел, көпшәк, андагы су күләме кар азрак яуган еллардагыга якынча тәңгәл булырга мөмкин. Дөрес, елгаларда су күләме алдагы күп еллык уртача күрсәткечтән бераз гына югары.
 
Әмма төнлә берникадәр салкын булып, көндез бераз гына җылы булса, бу ташу процессын тигезләштерәчәк. 2012 елдагы кебек булса гына куркыныч. Ул вакытта кисәк җылыткан иде, 20 градус җылы булып, төнлә явым-төшем яуды – менә ул очракта куркырлык урын бар. Әлмәттә ул елны су бик нык күтәрелгән иде”, - дип искәртте Николай Суржко.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы