|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2018 Фаҗига
Россиядә матәм көне игълан ителдеКемероводагы фаҗига сәбәпле Россиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хактагы фәрманны Владимир Путин имзалаган, диелә Россия президентының рәсми сайтында. Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә якшәмбе чыккан янгында 64 кеше һәлак булды. Аларның 41-е - балалар.
Кемерово өлкәсендә 26 мартта ук өч көнлек матәм игълан ителгән иде. Россиянең берничә төбәге дә Кемеровога теләктәшлек йөзеннән матәм көне игълан итте. Күп шәһәрләрдә янгын корбаннарын искә алу чаралары уза.
--- |
Иң күп укылган
|