|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2018 Спорт
Кызыл һәм сары карточкалар Көрәшкә файда китерерме? (ВИДЕО)16-19 март көннәрендә Казандагы "Ак Барс" көрәш сарае янәдән үз келәмендә спортчыларны җыйды. Бу юлы бирегә 200дән артык яшүсмер Россия беренчелегенә дип килде. Сүз уңаеннан, быел әлеге бәйгедә тәүге тапкыр 13-14 яшьлек үсмерләр дә үз көчләрен сынадылар. Ярышлар башланыр алдыннан, ягъни 15 март көнне, Россиянең төрле почмакларыннан җыелган хөкемдарларга махсус семинар да үткәрелде. Биредә Көрәштәге нечкәлекләрне генә түгел, шулай ук әлеге спорт төренең үсешенә этәргеч бирердәй үзгәрешләр хакында сөйләштеләр. Мәсәлән, кызыл һәм сары карточкалар турында. Кагыйдәгә кертелгән әлеге яңалык Көрәштә кирәкме? Бу сорауга җавапны һәм Россия беренчелегеннән тулы репортажны сезнең өчен GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналы әзерләде.
--- |
Иң күп укылган
|