|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2018 Хәвеф-хәтәр
Казан сәүдә үзәкләрендә экстрен эвакуациягә сәбәпче булган ир-ат тоткарланган (ФОТО, ВИДЕО)Казанның «Тандем» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә шикле хуҗасыз сумкалар һәм шартлаткыч җайланмалар куелу ихтималы хакында хәбәр иткән ир-ат тоткарланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге ир-атның шәхесе ачыкланган, аңа 44 яшь. Полицейскийлар фаразлавынча, ул психик яктан бик үк сәламәт түгел. «Мәскәү» полиция бүлегендә ашыгыч психиатрия ярдәме бригадасын чакырганнар.
Хәзер сәүдә үзәкләре гадәти режимда эшли, дип яза Татар- информ.
Моңа кадәр Казанның «Тандем» һәм «Кольцо» сәүдә үзәкләрендә сатып алучыларның эвакуацияләнүе хакында хәбәр ителгән иде.
Кинологлар биналарны этләр белән тикшергән һәм бернинди шикле әйбер дә тапмаган.
--- |
Иң күп укылган
|