поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2018 Шоу-бизнес

Гөлназ Солтанова: Ике ел тик «яткан» җыр бик уңышлы килеп чыкты

Күзләрегезне йомып, җәйге аяз күк йөзен хәтерегездә яңартыгыз әле… Анда бихисап йолдызлар караңгылыкны ярып, җир йөзенә нур булып атыла. «Күр мине» дигәндәй янып торучылары янәшәсендә тыйнак кына «күз сирпүчеләре» дә бар… Бу ерактагы якты йолдызлар ачылмаган сер кебек, күңелне ымсындыра, күтәрелеп караган саен күңел күгенә якыная гына…

Эстрадабыз күгендә дә кабатланмас тавышы белән халык күңеленә моң юллары салып, зәвыклы килеш-килбәте белән күзләрне иркәләүче, шул ук вакытта тыйнаклыгы белән әсир иткән «җир йолдызлары» бар. Җыр дөньясында кабынган нур иясе генә түгел, гаилә учагын саклаучы сөекле хатын, сөйкемле өч йөрәк җимеше – балаларына газиз әни – Гөлназ Солтанова шундыйлардан.

- Кабатланмас тавыш иясе, күпкырлы талантлы җырчы Гөлназ Солтанова исемле серле йолдызны тамашачы тәүге тапкыр кайчан күреп алды микән?
 
– 2008 елда ныклап эстрадага тәүге адымнарымны ясадым. Казан Дәүләт мәдәният университетына укырга кергән елларымны аеруча сагынып искә алам, ул чакта ук зур сәхнәләрдә җырларга хыяллана идем. Шул елны мин «Йолдызлар фабрикасында» катнашып, «Сизәсеңме» дип исемләнгән тәүге җырым белән тамашачы алдында чыгыш ясадым. Әлеге бәйгедә катнашу киләчәгем өчен бик күп яңа мөмкинлекләр ачты. Эстрадабыз күгендә балкыган йолдызлар бәйләменә мине дә бер сәйлән итеп бәйләделәр сыман – күп кенә артистлар белән танышу бәхетенә ирештем. Тәүге тапкыр Зөфәр абый Билалов белән дуэт башкардым.
 
– 2012 елда «Сагыну» җыры дөнья күрде. Соңрак әлеге җырга төшерелгән клип «Татар җыры» фестивалендә җиңү яулады. Туган якны өзелеп сагыну турындагы әлеге җырның тарихы нинди?
 
– Бервакыт якын дусларым миңа «Туган авыл төшкә керә» дип исемләнгән русча җыр тыңлатты, ул 80 еллар җыры иде… Туган як турын да җыр иҗат итү идеясе дә шунда туды да инде. Фикеремне туган апама җиткердем, җыр текстын язуны сорадым. Көен иҗат итү эшен Лилия Таһировага тапшырдым. Иҗади эш барышында үз фикерләремне җиткереп тордым, шулай итеп җырны бергәләп язып бетердек һәм студиядә яздырып хит композиция иҗат иттек. Йөрәкләргә үтеп керердәй җыр булсын дип тырыштым, аңа клип та төшердек. Әйтергә кирәк – җырның темасы бик актуаль тема, чөнки кайда булуына карамастан, кеше һәрвакыт туган ягын сагына, анда кайтып көч туплап килергә омтыла…

– Белүемчә, Сез бик күп сәяхәт итәргә яратасыз?
 
– Сәяхәт итәргә, чыннан да, бик яратам. Кайларда гына булмадым: Гарәп Әмирлекләре, Тайланд, Мексика, Мальдивы, Төркия, Мисыр… Бу илләрдәге халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен күреп таң каласың! Башка халыкларның яшәү рәвешен күзәтергә, аларның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре белән танышырга яратам. Күпчелек очракта чит илдә клипларны халык өчен төшерәм, үзем күргән матурлыкларны һәр кеше белән уртаклашасым килә.
 
 
– Шулай да, бер интервьюгызда: «Чит илдә яшәмәс идем, тизрәк туган ягыма кайтасым килә», – дигәнсез?
 
– Әйе, чит илләрдә 10 көннән дә артык тора алмыйм, күңелем туган ягыма ашкына. Татарстанымны яратып, сагынып кайтам. Бүгенге җәмгыятьтә кеше һәрвакыт эзләнүдә булырга, күп нәрсәне өйрәнеп, тормыш яңалыкларын тиз арада отып барырга тиеш. Шулай да, мин чит илдә яшәмәс идем, үзебездә дә бик рәхәт: табигатебез, халкыбыз, моңыбыз ни тора, татарга гына хас моң дигән сихри бер сүзебез – җырыбыз бар!
 
– Сез – өч бала әнисе, шул УК вакытта популяр эстрада җырчысы… Бу ике «профессия» бер-берсенә комачауламыймы?
 
– Җыр – ул минем хобби, бар нәрсәгә дә өлгерергә тырышам, әлбәттә. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә ирем белән өч бала тәрбияләп, тату гына яшәп ятабыз. Тормышта ул минем зур таянычым. Күпчелек вакытымны гаиләмә багышлыйм. Олы кызым Амелия бәләкәй улларымны карарга ярдәм итә, кайвакыт караучыга да мөрәҗәгать итәбез.
 
 
– Күптән түгел Филүс Каһиров белән дөнья күргән дуэтыгыз тиз вакыт эчендә үз тамашачысын тапты. Әлеге уңышлы проектның тарихын бәян итсәгез иде?
 
– Филүс белән уртак проектыбыз, чыннан да бик уңышлы килеп чыкты. Филүс – ул татар эстрадасы эталоны, зәвыклы, интеллигент, публика артисты. Операларны, халык җырларын ничек итеп башкара! Татар җырчылары арасында аның үзенең төпле урыны бар. Филүс белән дуэт җырларга күптән хыяллана идем. Ике ел тик «яткан» бер җырны дуэт итеп җырларга Филүскә тәкъдим иттем. Ул тиз арада ризалашып, бер ай дигәндә бернинди каршылыкларсыз яңа уртак иҗат җимешебез туды. Җыр ярыйсы гына килеп чыккач, клип төшерергә уйладык. Сюжетның идеясе тулаем үземнеке. Җырчы Салават Миңнехановка клип төшерүгә карата теләкләремне белдереп, уртак фикергә килгәч, нәтиҗәдә бик зәвыклы клип килеп чыкты. Бу җыр Филүсне эстрада җырчысы буларак яңа тарафтан ачты, клиптагы роле аны актёр буларак тамашачыга икенче яктан танытты дисәм дә ялгыш булмас.
 
– Яңа дуэтлар яздырырга ниятләрегез бармы?
 
– Җырчылардан Раяз Фасиховның иҗатын бик яратам, аның белән дә бик теләп дуэт җырлар идем. Ильвина белән дуэтыбыз бар. Әмма, минемчә, ир-ат җырчылар белән иҗат ителгән дуэтлар күпкә уңышлырак, халыкка кызыклырак килеп чыга кебек.
 
– Тәүге альбом өстендә эшләр ничек бара? Тамашачыларга нинди яңалыклар әзерләдегез?
 
– Тиздән беренче альбомымны чыгарырга хыялланам. Ашыгып, сан артыннан куа торганнардан түгел мин, шуңа да әлеге эшкә аеруча җаваплы карыйм, сыйфатлы булсын дип тырышам.Җырларым бик күп тупланды, шулар арасыннан берничә җырның аранжировкасын үзгәртеп, яңадан яздырырга уйлыйм. Тәүге альбомга кергән җырларым бар яктан да сыйфатлы, халыкка кызыклы булсын иде… Үземнең тавыш өстендә ныклап эшлим, җыр осталыгы буенча махсус дәресләр алам.
 
– Алдагы иҗади планнарыгыз белән таныштырып китсәгез иде. Сольный концерт программасы әзерләвегез хакында беләбез.
 
– Сольный концерт оештыру теләге бар. Аллаһы боерса 2018 елда минем иҗат юлына керүемә ун ел. Шул уңайдан, 2018 елда яңа тәүге альбом һәм сольный концертны эшләп чыксак, мин бик бәхетле булыр идем. Иҗат өлкәсендә зур эшчәнлек алып баручы буларак, үземнең тышкы кыяфәтемә, сәхнә костюмнарыма да бик җаваплы карыйм. Минемчә, артист кешенең һәр нәрсәсе сыйфатлы дәрәҗәдә булырга тиеш, шуңа да әле эшләнәсе, әзерлисе эшләр бик күп… Бүгенге көндә Филүс белән гастрольләрдә йөрим, алдагы иҗади эшчәнлегемә тәҗрибә туплыйм.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»