поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2018 Җәмгыять

Авыруын җиңәр, онытылыр өчен, больничныйда булган килеш тә эшләп йөрде ул

Февраль башында берничә көнгә сузылган көчле буран булды. Ак күгәрчен каршы яктагы бинаның түбәсенә килеп кунды да, кемнедер эзләгән­дәй, безнең редакция тәрәзәсенә карады, әйтерсең, ул нидер күзли. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта, буран күзләп, тәрәзәгә карап торган чагым иде. Берничә көннән ул безнең балконны үз итте, тәрәзә аша күзәтә башлады.

Ничә еллар шушы бинада утырып, беренче тапкыр шундый хәл. Дөрес, моңа кадәр чыпчык, песнәк, карга­лар­ның килгәләгәне булды, анда да җим эзләп. Ләкин берсе дә ак күгәрчен кебек тәрәзә аша безне күзләмәде, эчкә үтәм, дип тәрә­зә­гә кагылмады, бәрел­мәде. Бүл­мәдәшләр – Камил Сәгъдәтшин, Фәния Арсланова, Рәсимә Галиева белән бу хәлгә тәмам аптырадык. Моңа кадәр күргән дә булмады бит бу ак күгәрченне...
 
Каты авырудан соң бакыйлыкка күчкән хезмәттәшебез Алсу Хәсәнованы җирләгәннән соң, туганнары ак кош күрүләрен, читтән генә үзләрен күзәткән­нәрен сөйләгән иде. Бу күгәрчен вакытсыз арабыздан киткән Алсуыбызны искә төшереп, аның белән булган вакыйгаларны тагын бер кат барларга сәбәп булды.
 
Алсу белән соңгы елларда аеруча якынайган идек. Эч сер­лә­ребез дә сыйды бер-беребезгә. Җир җимертеп эшләп йөргән чакта Алсуда яман шеш таптылар. Коточкыч хәбәрне дә иң беренче булып миңа җиткерде. Нык булып күренгән Алсуыбыз коелып төште. Табиблар ялгышадыр, дө­рес түгелдер, дип тынычландырырга теләдем үзен. “Дөрес инде, диагноз куелган”, – диде ул. Өен­дә моңсуланып ятмасын дип, янына бармакчы идем. “Килмә, беркемне дә күрәсем килми, хәт­та сине дә...” – диде һәркемгә турысын ярып сала торган Алсу. “Ник килдең инде, эшең юкмыни?” – дип битәрләп ишеген ачты ул. Шактый сөйләшеп утырдык. Бергәләп пылау пешердек. Көн кичкә авышып, ире Ләвәнт кайтканнан соң гына киттем. “Ярый килдең, җиңел булып китте, мин яшим, яшәячәкмен, язасы темаларым күп әле”, – дип озатып калды.
 
Яман шеш икәнен башкаларга сиздерәсе килмәде аның. “Әйт­мә”, – диде. Әмма мондый хәлне берничек тә яшереп калдырып булмый, әйтергә туры килде. Алсуны белү­­че һәркем ярдәм кулы сузарга теләде, Германиягә барып, берничә тапкыр дәваланып та карады.
 
Авыруын җиңәр, онытылыр өчен, больничныйда булган килеш тә эшләп йөрде әле ул. Табиб­лар, группа бирәбез, дигәч, бө­тенләй коелып төште. “Алмыйм, нигә кирәк ул, баш тартам”, – дип йөрде. Юк, дип, табиблар белән дә бәхәсләшкән. “Авыруымны җи­ңәм, кирәкми миңа группагыз”, – дигән. “Мондый кешене бе­ренче күрүебез”, – дигән табиблар. Яшәешен журналистикадан башка күз алдына китерә алмады ул, эштән аерыласы килмәде. Кичен эш буенча концерт-театр­лар­дан кайтып кермәде. Иртән эшкә килеп җитте.
 
Көрәшеп яшәргә яратты Алсу, үзе өчен дә, башкалар өчен дә. Юл саны туры кил­мичә, җөмләләрен кыскартсалар да, аларны кабат урынына куйдырту өчен көрәшә иде. Авырган килеш тә командировкаларга чыкты. Кимсетелгәннәрне яклап йөрде. Соңгы сәфәре Балык Бистәсе районына булды. Сугыш ветераны­ның тол калган хатынына фатир бир­мәгәннәр, шуны якларга барды. Ул көнне мин Тәтештә командировкада идем. Көндезге 11ләр тирәсе, Алсу шалтырата. “Хәлем китте, ничек кайтып җитәрмен, белмим, терел­ми­чә эшкә чыкмам инде”, – диде. Терелә алмады Алсу. Бер ел буе авыру белән көрәште дә мәң­ге­леккә китеп барды. Тәтешкә командировкага барсам, хакимият бинасының капка төбеннән тыныч кына үтә алмыйм, Алсуның әйткән сүзләре колагымда яң­гырый: “Хәлем китте, терелмичә эшкә чыкмам инде”.
 
Безнең Алсу да матур кие­нер­гә, купшы йөрергә яратты. Үзенә килешле нинди генә киемнәр кими иде. Ул мәрҗән­нәре, алкалары... Берсендә, без­нең бүлмәгә килеп керде. “Җә­мәгать, кояш икенче яктан чыкмаса ярый, Миңназыйм абый алкаларымны мактады бит әле. Кешенең тышкы кыяфәтенә бө­тенләй игътибар бирми торган редактор да күргәч, алкаларым, чыннан да, матур бугай”, – дип шаяртты Алсу. Аздан да күңеле була иде аның. Шул ук вакытта юк кына әйбер дә кү­ңелен тө­шерде. Хәер, иҗат ке­шеләренең күңеле тиз уала шул...
 
Бирешергә теләмәде ул. Лә­кин мәкерле авыру көчле рухлы ке­шеләрне дә сындыра шул. 21 мартта туган көне иде аның. Апасы Лилия белән бер көндә туганнар. Ә безнең туган көннәрдә бергә очрашу гадәткә кергән. “Апа туганнар белән утырырга дип Питрәчкә чакыра”, – дигән иде Алсу. Лилиянең кичереш­лә­рен яхшы аңлыйм. Янып торган Алсуыбыз сүнеп бара... Соңгы тапкыр 22 мартта очраштык. “Шәлегә әти-әни янына кайтып китмичә булмас, хәлем көннән-көн авырлаша”, – диде ул. Җир җимертеп эшләп йөргәндә дә атна саен туган авылына кайтты Алсу. Бер генә атна булса да кайтма, ял ит, дисәк, әби көтә, диде, әти-әни, туганнарны, авылны бер атна күрмәсәм, сагына, саргая башлыйм, ди иде. Авырый башлагач та, әби, әти-әни, ирем, туганнарым минем өчен борчыла, ничек тә терелергә иде, сагышка салмаска иде үзләрен, дип теләде. Тик... 
 
Көн дә килә ак күгәрчен. Әле бер, әле икенче тәрәзәне күзәтә. Кайвакыт югалып та тора. Ул чакта үзебезгә дә моңсу булып китә. Бүлмәдәшләр белән килүен көтә башлыйбыз.
 
– Килдеңме, ак күгәрчен...
 
Алсуыбыз исән булса, кичә аңа 40 яшь тулган булыр иде...

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»