|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2018 Мәдәният
Гүзәл Сибгатуллина: «Мине түгел, улымны таныйлар»Социаль челтәрләргә күз салсаң, кемнең кайда нишләп йөргәнен дә, кем белән очрашканын да, хәтта нәрсә ашаганын да беләсең. Бүгенге яшәешнең бер галәмәте инде бу. Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина да гаиләсе белән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә төшкән фотоларын интернетка чыгарды. Бу сурәтләрдә күпләрнең игътибарын артистның улы Арслан җәлеп иткәндер, мөгаен. Чөнки Арслан төшкән роликлар интернетта бик популяр. Аның Мәскәүнең Кызыл мәйданында «Туган тел» шигырен сәнгатьле, хисчән итеп укуы үзе генә дә ни тора! Биш яшьтә генә булуына карамастан, Беренче каналда да ничә мәртәбә чыгыш ясады инде. Малахов, Галкин алып барган тапшыруларда кунак булды.
Баксаң, Сибгатуллиннар гаиләсе Дубайга да Арслан өчен барган икән. «Әмирлектән гомер итүче милләттәшебез, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев Арсланны махсус кунакка чакырды, – ди Гүзәл. – Аны үз балалары белән таныштырасы, аралаштырасы килгән. Күп балалы әти булуына карамастан, улыбызны күтәреп кенә йөртмәде инде. Хәтта 18 мартта сайлауга да бергә бардык. Ул көнне Казанга очысы идек. Аэропортка киткәнче, иртән иртүк Россиянең генераль консуллыгындагы сайлау участогына юл тоттык. Без килеп җиткәндә, ул ачылмаган да иде әле. Генераль консул да Арсланны танып алды. Гомумән, кая гына барсак та, аэропортта да, кибетләрдә дә – кая гына барсак та, мине түгел, улымны танып эндәшәләр».
Сибгатуллиннар гаиләсе кояш, җылы, рәхәт дип, Дубайда ял итеп кенә ятмаган. Гүзәл Исмәгыйль әфәнденең ул-кызларын актерлык серләренә өйрәткән, вокал буенча да дәресләр биргән. Шулай ук бергәләшеп клип төшергәннәр. Озакламый ул зәңгәр экраннарга чыгачак икән.
--- |
Иң күп укылган
|