|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2018 Криминал
Уфада яшәүче хатынны телевизор өчен ирен үтерүдә гаеплиләрБашкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа “Үтерү” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. “Татар-информ” язуынча, 16 мартта кич белән бергә яшәүче элеккеге ир белән хатын өстәл артында бәйрәм иткән. Шуннан соң, алар телевизор караганда ачуланыша башлаган. Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Алган җәрәхәттән 41 яшьлек ир-ат урында ук үлгән.
Хәзерге вакытта әлеге җинаятьнең барлык сәбәпләре ачыклана. Кайбер эксперт тикшеренүләре билгеләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|