поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2018 Матбугат

"Беркайчан үләм димәде. Бер көн кала гына "Булмый ахры инде" диде" - Бүген Алсу Хәсәновага 40 яшь тулган булыр иде (ӘНИСЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ)

21 март көнне “Ватаным Татарстан” газетасының мәшһүр журналисты Алсу Хәсәновага 40 яшь тулган булыр иде... Шул нисбәттән “Матбугат.ру” сайты Алсуның әнисе Миңзифа Хәсәнова белән сөйләште. Миңзифа ханым Шәле урта мәктәбенең директоры. Гомер буе татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Шәле мәктәбендә 28 укытучы хезмәт куя, 211 укучы белем ала.

– Миңзифа ханым, Алсуның туган көнен ничек уздырырга уйлыйсыз?

– Коръән ашы уздырам, Алла боерса. Алсуны искә алып үтәбез: якыннары, хезмәттәшләре, туганнары җыела, хәзрәт кайта. Аңа дога укып үткәрәбез, аны искә алмыйча бер генә көннең дә үткәне юк.

– Һәркөнне аны искә төшерәсезме?
 
– Әйе. Музеена кереп портретын сөям: “Әй кызым”, – дип. Аның белән хозурланам. Миңа үлгән кебек түгел ул, кайтып керер шикелле.

– Үлгән кебек түгелме?
 
– Юк. Көлеп, тешләрен күрсәтеп: “Әти-әни менә мин кайттым, әни, кая нәрсә пешердең?” – дип кайтып керер шикелле. Көлешә-көлешә матур иттереп сөйләшеп утыра, җырлап та ала идек. 
 
– “Музеена кереп портретын сөеп чыгам”, – дидегез, мәктәптә музее ачылдымы?
 
– Юк, юк. Өебезнең өстәге катында, аның бүлмәсен музей кебек итеп ясадым. Ә мәктәптәге музейда аның статьялары, рәсеме бар. “Күренекле безнең шәхесләребез” дигән стендта Алсуның портерты бар. Аның бит дуслары күп иде. Классташлары мине күрүгә: “Миңзифа апа, ни хәлең бар? Алсуны искә алмаган көнебез дә юк безнең. Алсуны төштә күрдек әле”, – диләр.
 
– Алсу төшегезгә керәме?
 
– Керә, керә.
 
– Ничегрәк?
 
– Каядыр ашыга, барасы җирем бар әле, ди. Ниндидер аңлашылмаучанлык булганда, Алсу нәрсә дип әйтер иде икән, дип әйтүгә, Алсу киңәш биреп төшкә керә.

– Ниндирәк киңәш бирде?
 
– “Әни, кайгырма бөтенесе дә әйбәт була”, – ди. Мәктәпнең түбәсендә кар ята, дип борчыласың, үз түбәң турында уйламыйсың ич инде. Шулчак керде: “Әни, эреп бетә ул бер дә кайгырма”, – диде.

– Хәзер инде аны сагынып утырып елаганыгыз юктыр, сүрелгәнсездер.
 
– Бар. Илсөя Бәдретдинованың “Ачытау” җырын Алсу яратып җырлый иде. Үләр алдыннан 8 март көнне редакцияләрендә очрашканнар: “Әни, соңгы куплетын җырлаганда акырып елап җибәрдем һәм бөтен коллектив миңа кушылып елады”, – диде.

– Соңгы куплеты ничек әле аның? “Язар идем исемемнеме?”
 
– Әйе, әйе “Тауга менеп исемемне язасым бар” дип бетә бугай.
 
– Анда ул елап җибәргән, үләсен белә идеме?
 
– Белгәндер. Үләм дип сөйләмәде үзе. Бер көн кала гына: “Булмый ахры инде”, – дип әйткәне истә. Аңа хәтле ышанды, үлмим дип белде бит, җаным.
 
– Ничә яшендә китте әле ул?
 
– 37.

– Аны калдырып булмый идеме? Хәзер бит медицина бик нык алга киткән, дип сөйлибез.
 
– Германиягә дә сигез тапкыр барды бит. Юк бит инде, юк! Калдырган булса, табиблар калдыра ала иде. Нишләтәсең? Баштарак алып аткан булсалар була иде инде. Яшь кеше дип саклап калганнардыр.

– Ул нәрсәдән китте әле?
 
– Бәби алып кайтасы килде, аның бит аналык рагы булды. Шуны гына алып ташларга кирәк иде. Бала алып кайтасы бар, дип алмаганнардыр инде, дип уйладык. Искә төшереп сөйләп утырудан файда юк инде.

– Әйе, әйе.
 
– 8 март алдыннан шушы җырны җырлады да, бик каты еладым инде (Миңзифа ханымның күзләренә яшь тыгылды). Мин мескенләнергә яратмыйм. Кеше алдында беркайчан да еламыйм. Олы хәсрәтне бер кешегә дә белгертмәскә тырышам.
 
 
Миңзифа Хәсәнова

– Хәсрәтне кешегә белгертергә ярамыймы ул?
 
– Ярый. Дусларым, якыннарым белән генә сөйләшәм. Бөтен кеше белән сөйләшмим.
 
– Дуслары сезне күргән саен Алсу хакында сүз кузгаталар икән, бу җаныгызны кузгатмыймы?
 
– Искә алгач киресенчә, минем баланы онытмыйлар икән, дим. “Миңзифа апа, төштә күрдек, җәннәттә күрдек әле”, – диләр. Гел җәннәт бакчасында күрәләр...

– Йортта икәү генә яшисезме?
 
– Онык та бар. Кечкенә кызның олы малае безнең белән яши хәзергә, чөнки татар бакчасына йөри. 5 яшендә. Әлфиянең кечкенә балалары да булгач олысын без тәрбиялибез әлегә. Хәмит абыең эшләми ич инде, 71 яше. Мин әле эшлим, көчем бар, Аллага шөкер.

– Мәктәптә проблемалар юкмы?
 
– Проблема юк. 18 елда ук Олимпиада буенча өч призерыбыз бар. Узган уку елында биология фәнен 100, химияне 98, рус телен 88 баллга биргән укучыбыз булды. Медицина университетына укырга керде.

– Татар теле буенча мәктәптә проблемалар юкмы?
 
– Бездә юк. Андый проблема тумады, чөнки без бит татар мәктәбе, җиле кагылмады. Бераз уңайсызланган идек, ләкин бөтен дәресләр дә татар телендә алып барыла, Аллага шөкер.
 
– Заманча укытасызмы?
 
– Әйе. Әгәр дә укытучы заманнан артта кала икән, ул укытучы түгел бит инде. Хәзер заманның дәресләре бит бөтенләй башкача, безгә бит креатив укучылар әзерләргә кирәк. Бик өстен булырга тиеш. Укытучы югары технологияләрне белергә, югары зәвыклы, бөтен нәрсәне белергә тиеш. Үзем дә нәни генә заманадан артка калсам да куркам. Бөтен яңалык, сәясәт белән кызыксынам. Иртә белән иң беренче сәясәтне ачып укыйм, бүген дөньяда нәрсәләр бар, шуның белән кызыксынам.
 
– “Марсель Сәлимҗанов гомере буе замананы тоеп яшәде” диләр. Сезнеңчә заманны тою ни ул?
 
– Үзеңнең тормышта ролеңне тоя белү, бәхеткә омтылу. Алсуым үлде дә дөньям бетте дигән сүз түгел, минем бит әле ике кызым, оныкларым бар. Бер оныгым Австриядә укый. Мәскәү Нефть-газ академиясен тәмамлады. Алар өчен дә яшәргә, аларга да ярдәм итәргә, аларны да хупларга кирәк. Алар белән горурланып яшәргә кирәк. Алсу рухы белән яшәү. Алсу шулкадәр тормышны яратты. Без Алсуны бик яраттык. Тормышны ярату, бүгенге көн таләпләренә туры килә торган итеп үзеңне тота белү: тәрбияле, әхлаклы, чын татар зыялысы итеп, артта калмау, заман белән яшәү. 
 
– Авылыгызда бала-чага бармы?
 
– Бар. Балалар бакчасында 140ка якын бала тәрбияләнә. Авыл, телебез бетү турында сүз дә алып барырга ярамый. Чын мәгънәсендә сакланып кала торган, чын татар авылларының берсе без. 
 
– “Мин булдыра алмыйм инде, замана арбасыннан төшеп калдым” дип эштән киткән укытучылар юкмы? 
 
– Юк, юк, юк.
 
– Кеше бит әле яңалыктан куркып та калырга мөмкин.
 
– 50 ел шушы мәктәп системасында эшлим, беркайчанда курыкмадым, артка да чигенмәдем. Оптимист кеше, беркайчанда пессимизмга бирелмим. 

– Яңалык дибез һәм шул ук вакытта Тукайны, Пушкинны укыйбыз. Алар бит инде Әлфия Авзалова әйтмешли: “Николай патша заманында яшәгән шагыйрьләр”. Ник алар әле дә актуаль соң?
 
– Актуаль. Әсәрләре дә бүгенге көн таләпләренә түры килә. Ул заманда да кешеләр шул проблемалар белән яшәгән. Ул проблемалар дөньяда кала бирә. Без һәрвакыт ул проблемаларны чишәбез, чишәргә өйрәнәбез, аларның әсәрләрен укып. Әти-әни, балалар, мәхәббәт проблемасы һаман булган инде ул, һаман кабатланып килә. Без шулар үрнәгендә өйрәнәбез. Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлетова безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Шигърияткә өндәүче, рухландыручы, Тукайның бер “чыбыркысы” булган бит ул. 
 
– Миңзифа ханым, сорауларыма җавап бирүегез өчен Алланың рәхмәте яусын.
 
– Ярар, сорауларыгыз булса тагын бирерсез.

– Тавышыгыз Алсуга охшаган, “Ярар” дип әйтүегез.
 
– Әйе, шулай диләр шул.
 
– Карале, Алсу белән сөйләшкән кебек.
 
– Әйе. Бөтенесе шулай диләр.
 
Сөйләшеп туймый торган кеше сез.
 
– Рәхмәт инде. Миңа гел шулай диләр. РИУдан Ирек Рәхимҗанович шалтырата: “Сезнең белән сөйләшәм икән, рухым күтәрелеп китә, яшисем килә башлый”, – ди.
 
– Сине яраткан кешеләр генә була аламы?
 
– Була да алмый ул дөньяда. Заманасы да шундый аның. Мин кешегә дәшми тора алмыйм. Каршымда әрлим, гайбәт таратып йөрмим. Бер минут та үтми аның белән сөйләшә дә башлыйм.
 
– Алланың рәхмәте яусын, исән-сау булыгыз.
 
– Үзегезгә бик зур рәхмәт. Сезнең тавышыгызны ишетәсем килгән иде. Бик яратам мин сезнең язмаларыгызны. Алсуның  да бит язмалары үзенчәлекле иде.
 
– Әйе, әйе, әйе.
 
– Үзе гади дә ул, җөмләләре дә матур иде. Бер нәрсә белән башлап шул тема белән тәмамлый белә иде. Кереше дә, тәмамлау өлеше дә бар иде. Үзем укыттым, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладылар. Укытучылар. Олы кызым Питрәчнең 2 мәктәбендә татар теле, әдәбиятын укыта, тәрбия мөдире.
 
– Алсу да һөнәре буенча татар теле укытучысы идеме?
 
– Әйе. Алсу искиткеч тырыш иде. Кешедән үч ала белми иде ул. Усал да телле, анысы әтисенә охшаган, миңа да охшаган иде. Бик уңган, булган иде. Бөтен нәрсәне эшли белә иде: утын да яра, печән дә чаба, кибән дә куя. Молодец ул Алсу. “Молодец” дип әйтим әле, миңа үлгән шикелле түгел ул. 
 
 

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 20.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»