поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2018 Мәдәният

Роза Әдиятуллина: Мин — куркак

Роза Әдиятуллина «Яңа гасыр» каналын караучыларга яхшы таныш. Ул — телевидениедә «үскән» бала. ТНВда эшләү дәверендә Роза «Тамчы», «Яшьләр тукталышы», «Һава торышы», «Хәерле иртә», «Кара каршы», «Аулак өй» тапшыруларын алып барды. Бүгенге көндә Роза Әдиятуллина «Татарлар» тапшыруында эшли. Мөлаем, чибәр алып баручы Роза белән кызыклы әңгәмә тәкъдим итәбез.

—  Роза, үзең белән таныштыр әле. Кайчан һәм кайда тудың? Нинди гаиләдә үстең?
 
—  Мин — баштан аяк шәһәр баласы. Балачагым гади «коммуналка"да үтте. Күршеләр белән дус-тату, күңелле яшәдек. Аралашучанлыгым да шуннан киләдер. Хәзер генә ул фатирда бикләнеп яшиләр. Күршеләр белән, гомумән, таныш булмаучылар да бар. Замана шаукымы. Ә мин үскән вакытта күрше балалар белән уртак зур кухняда кич саен концертлар куя, шигырьләр сөйли идек. Олылар кичке аш әзерли, ә без аларның күңелләрен күрәбез. «Талларым» җырын сузып башкаруыбыз әле дә хәтердә. Бик күңелле вакытлар иде. Бер зур дус гаилә булып яшәдек. Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз уртак иде. Кайберәүләре белән әле дә дуслар.
 
Әти-әнием энем белән безгә нык тәрбия бирде. Татар гимназиясе ачылган елда мине беренче сыйныфка укырга бирделәр. Татарча укып, милли җанлы тәрбия алган балалар без. Ул вакытта алган суверенитет безнең буынга ирекле, үз телебездә рәхәтләнеп, оялмыйча сөйләшергә мөмкинлек бирде. Шуңа күрәдер минем яшьтәшләрем арасында кыю фикерле, чын милләт җанлы, креатив шәхесләр күп. Без баш күтәреп, бөтен җирдә дә авыз тутырып татарча сөйләшеп үскән балалар. Безнең балаларыбыз да шундый булсын дип тырышабыз.
 
— Ни өчен исемең Роза? Кем уйлап тапкан, кемгә багышлап?
 
 — Кечкенәдән үк мине тәрбияләүдә дәү әниемнең йогынтысы зур булды. Аның исеме — Рауза. 2015 елда 90 яшен тутырып арабыздан кисәк кенә китеп барды. Минем өчен, гаиләбез өчен бик авыр югалту булды. Безгә аның төпле киңәшләре, ягымлы күз карашы, дөньядагы иң тәмле кыстыбыйлары җитми. Мин тугач, әнием дәү әни хөрмәтенә миңа Роза исемен кушкан. Мин моңа бик шатмын. 
 
 — ТНВга ничек килеп эләктең? Бүгенге көнгә кадәр нинди тапшыруларда эшләдең?
 
 — Мин — кечкенәдән үк телевидениегә, андагы эшкә гашыйк кеше. Балалачактан ук күренекле шәхесләрне күзәтеп, аларның эшләренә, осталыкларына сокланып үстем. Беренче катнашкан тапшыруым «Әлли-бәлли-бәү» иде. Анда «Төлке белән каз» әкиятен сәхнәләштердек. Ике каз каурыйларын тотып каз ролен башкаруым әле һаман күз алдында. Иң курыкканым — пеләш башлы телеоператор, ул вакытта «Фантомас» фильмы бик популяр иде. Шул операторны фантомаска охшатып каушаганымны хәтерлим. Соңрак башка тапшыруларга чакыра башладылар. «Тамчы», «Яшьләр тукталышы», «Һава торышы», «Хәерле иртә», «Кара каршы», «Аулак өй» һәм, ниһаять, «Татарлар» тапшыруы… Тапшырулар белән бергә үзем дә үстем. Һәрбер тапшыруда яратып эшләдем һәм эшлим. Кадр алдында да, кадр артында да эшлим. Студиянең идәнен дә сөртеп ала алам. Камерага төшергән вакытлар да булды. Шөкер, йолдызлык чире эләкмәде, чөнки телевидение ул — минем өчен, беренче, чиратта эш. Бик яраткан эш. 

— Остазларың кемнәр? Аларны нинди сыйфатлары өчен хөрмәт итәсең?
 
 — Минем остазларым, әлбәттә, балачактан ук эшемә мәхәббәт уятучы, эшкә өйрәтүче Балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, режиссер Заһирә Куртаева, телеоператор Илдар Шәмсетдинов. Алар мине кечкенәдән үк төгәллеккә, сабырлыкка, телевидение нечкәлекләренә өйрәтте. Алар мәктәбен узу — зур бәхет. 
 
— Читтән караганда, син бик тыйнак. Ә телевидение әрсез, үткен кешеләрне ярата. Тыйнак булуың телевидениедә эшләргә комачауламыймы?
 
— Мин үземне тыйнак кеше дип әйтмәс идем. Сабырлыгым, түземлегем, чыдамлыгым җитәрлек. Теләсә нинди ситуацияләрдә югалып калмаска телевидениедә өйрәндем дә инде. Мин тормышта бөтенләй башка, экранда — үзгә. Дөресен генә әйткәндә, мине камера яратмый. «Камера яратмагач, ник кадрда эшлисең соң?» диючеләр дә бар. Әмма телевидениедә эшләү минем канга сеңгән. Ул — минем суларлык һавам. Үземне бу эштән башка күз алдыма да китерә алмыйм. 

— Әгәр ТНВга урнашмаган булсаң, кем булып эшләр идең? 
 
 — Җырчы, биюче, театр артисткасы, каратистка, манекенщица, тегүче, укытучы, әйдаман… Бу һөнәр ияләре булырга мөмкинлек бар иде, чөнки балачактан ук ниләр белән генә кызыксынмадым. Әмма язмыш журфакка, телевидениегә китерде.
 
— «Татарлар» тапшыруы кысаларында чит төбәкләргә барырга туры киләме? Читтә яшәүче татарлар нинди? Аларны нәрсә борчый? ТНВны карыйлармы, беләләрме? 
 
 — Әле бер аягым белән декретта булу сәбәпле, ерак чит төбәкләргә еш чыкмыйм. Санкт-Петербург, Киров өлкәсендә, республикабызның төрле районнарында булырга туры килде. Читтә татарлар бердәм булып яши, аларны тел мәсьәләсе, милләт киләчәге борчый. Татарстан — алар өчен «йөрәк», ул нинди темпта тибә, алар да шулай яшәргә омтыла. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яшьләргә сеңдереп тәрбиялиләр, татар бәйрәмнәрен, татар теле дәресләрен оештыралар. Иң мөһиме — телне онытмыйлар, һәрбер җирдә татарча сөйләшергә тырышалар. ТНВ каналын даими рәвештә карап баралар, тапшыруларын яратып, кат-кат карыйлар. Ихластан рәхмәтләрен җиткерәләр. 
 
— Әгәр ТНВда үз проектыңны ачарга тәкъдим итсәләр, ул нинди булыр иде? 
 
 — Идеяләр күп. Фольклорга игътибар итәр идем. Татар халык ансамбльләре бик күп. Республикада да, Татарстаннан читтә дә. Яшьләр өчен күңел ачу тапшырулары да кирәк дип саныйм. 
 
— Ни өчен син ТНВны яратасың? 
 
 — Дусларымны бүләк иткән, икенче өемә әйләнгән газиз татар телеканалын ничек яратмаска мөмкин?! 
 
— Бүгенге көндә телевидение өлкәсендә эшләүче яшь журналистларга карашың? Татар телен камил беләләрме?Гомумән, киләчәк өметле күренәме? Яшьләргә нинди фикер-киңәшләрең бар? 
 
 — Фикер-киңәшләр бирерлек дәрәҗәгә үстемме икән соң әле мин?! Әлбәттә, үз-үзеңне ничек камера алдында тотарга, ничек дөрес итеп микрофон тотарга, команда белән эшне ничек көйләргә һәм башкалар. Киңәшләрне күп бирә алам. Әмма һәрбер кеше үз юлын үзе үтәргә тиеш. ТВ законнарына буйсынмыйча, ниндидер яңалык кертә алырдай уй-фикерләре бар икән, алга! Әлбәттә, киңәш бирерлек шәхесләр дә кирәк. Шәхсән мин үзем Рамилә апа янына, күренекле диктор Рөстәм абый Нәбиуллин янына чабам. 

— Кешедә яраткан һәм яратмаган сыйфатлар? 
 
 — Икейөзле, куркак, явыз, үзен әллә кемгә куючы кешеләрне яратмыйм. Гаделсезлек мине чыгарымнан чыгара, үземне тыя алмыйча утырып елый да алам. Акыллы, юмарт, ачык йөзле кешеләрне яратам. Әтием белән әнием кечкенәдән үк кешегә ачу сакламаска, тормышка ачык булырга өйрәтте. 
 
— Ә үзеңнең нинди сыйфатың ошамый? 
 
 — Мин — куркак. Әмма бу сыйфатымны даими рәвештә җиңеп барам. Мисал өчен, биеклектән куркуымны диңгезгә баргач, биек пирстан суга сикерүем белән җиңдем. Кеше алдында чыгыш ясаудан куркып, театр түгәрәгенә барып язылдым. Андый кечкенә җиңүләрем күп минем. Һаман да шулай яшим. 
 
— Сине үпкәләтү җиңелме? Ачу саклый беләсеңме?
 
— Кешегә ачу сакламыйм. Кемдер бу сыйфатны наданлыкка тиңли. Килешмим. Кеше мине үпкәләтә икән, димәк, аның үзендә проблемалар бихисап. Ә минем «кеше минем турында» нинди фикердә булуы хакында уйлап йөрергә вакытым юк. Мин тормыштан ямь табып яшим, Аллага шөкер. 
 
— Гаиләң турында сөйлә әле. 
 
 — Минем гаиләм — ул минем байлыгым. Нык терәгем, минем таш диварларым. Ирем белән өйләнешүебезгә быел 14 ел. Елдан-ел мәхәббәт, бер-беребезгә булган хөрмәт хисләре артканнан арта. Шөкер, бәхетле яшәү сандыгының ачкычы кулыбызда. Аллаһы Тәгаләгә барысы өчен дә мең рәхмәтлемен. 
 
— Буш вакытыңны ничек үткәрәсең? 
 
 — Гаиләм белән. 
 
— ТНВ каналын караучыларга теләкләрең?
 
 — Бердәм булганда гына киләчәгебез өметле! Бергә булыйк, бердәм булыйк!

---
ТНВ
№ --- | 20.03.2018
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»