|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2018 Фаҗига
Микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр саны 6га җитте
атарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте. Татар-информга сәркатип: "Ике кеше юл һәлакәте булган урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Алабуга үзәк хастахәнәсенең өч ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан", - дип билгеләп үткән.
Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, зыян күрүчеләрне Алабуга хастаханәсенә алып килгәннәр. Ике кеше авыр хәлдә, дүртесенең хәле уртача дип бәяләнгән".
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Яр Чаллы трассасының 116 километрында булган.
--- |
Иң күп укылган
|