|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2018 Икътисад
“Сату кимеде. Халык экономияли” - Мамадыш районындагы өчпочмак-кыстыбыйлы тукталыш бүген ничек яшәп ята“Яшел тукталыш”, “Пирожковый рай”, “Татарча макдоналдс”, “Пятачок” – нинди генә атамасы юк бу урынның. Мамадыш районында Казан – Чаллы юлының уртасында урнашкан бу җир турында язмаган матбугат чарасы калмагандыр. Бүген әлеге “сәүдә ноктасы” ничек яшәп ята? “Матбугат.ру” хәбәрчесе туктап чәй эчте. Сату киштәләре юлның ике ягыннан тезелеп киткән. Ассортимент бер үк: мантый, өчпочмак, кыстыбый, “муравейник” һ.б. Бөтен якын-тирәгә ысланган балык исе таралган. Файдалы киңәш: әгәр чәй аласыз икән, аны ысланган балыклардан ераграк басып эчегез, юкса киемегезгә төтен исе сеңәчәк. Машинаның ишеген ачуга 4-5 апа кычкыра башлый: “Әй, матур малай, монда кил!”, “Әй, чибәр кыз, кил чәй салам!” Теге яки бу апага барып, башка апалар алдында үзеңне уңайсыз хис итәсең. (Мондый уңайсызлык тагын Казандагы “Тюбетейка” бинасы янында чәчәк алганда була). Татар апалары клиентларны җәлеп итәр өчен кайвакыт алдашудан да оялып тормый. “Эй, девушка, туалет не там, отсюда пройдите!”, - дип кычкыра бер сатучы. “Карале, оятсыз, ничек алдалый, үзенә китерер өчен”, - дип аптырый конкуренткасы.
Мамадыш районының тәмле ноктасында бүген 250гә якын кеше эшли икән. Элек якын-тирә авыллардан гына килсәләр, бүген Чаллы, Түбән Камалардан хәтле килеп эшләүчеләр дә бар ди.
- Төнге бердән көндезге бергә алышынабыз, - дип сөйләде Яке авылы апасы, - Сату ризыгын өйдә үзебез пешерәбез, әзерләп торучыбыз юк. Сату кимеде хәзер. Кеше экономияли. Элек студентлар да өчпочмак алып ашый иде, хәзер бөтенләй туктап тормыйлар. Кеше ерак юлга чыкканда ашауны үзе белән алырга тырыша хәзер. Үзебез дә шулай итәбез инде.
Бу стихияле сату ноктасын бетерү турында матбугат битләрендә даими язып-сөйләп торалар. Әлегә барысы да имеш-мимеш кенә. Имеш, зур сәүдә үзәге булачак. Ул очракта өй өчпочмаклары да, ысланган балыклар да сатып булмаячак инде.
- Болай да автобуслар “У самовара” кафесында туктый, - дип сүзгә кушылды икенче сатучы, - безгә кадәр берничә чакрым ул кафе. Әмма автобуслар бездә туктаса, шунысы уңайлы, пассажирларга чират торасы юк, барысы да төрле киштәләргә таралып нәрсә кирәк, шуны алалар.
Имеш-мимеш дигәннән, мәгълүмати атакалар да булып тора икән бу урынга.
- Әле бу арада интернетта сүз чыгарганнар, имеш без ризыкларыбызны эт итеннән пешереп сатабыз. Нинди йөрәк, нинди кул белән сатарга кирәк эт итен???
Элек тукталышта начар гына бәдрәф бар иде. Начар, әмма бушлай. Хәзер заманча чиста бәдрәф ясап куйганнар. Бер кереп чыгу – 15 сум. Яулыгын матур гына бәйләгән кассир апа 100 сумнан сдача санап бирде.
Гомумән, бәяләр кыйммәт түгел монда. Бер стакан чәй белән өчпочмакның бәясе 70 сум. Чәе хуш исле мәтрүшкәле, хлор тәме килеп тормый. Өчпочмагы “Пирамида” өчпочмагыннан өч тапкыр зуррак.
Кыстыбый белән чәй сорагач, кыстыбый бу дип сатучы апа миңа бәрәңге пирожкие тоттырды. Апа, бу бит кыстыбый түгел, мин кыстыбыйның нинди икәнен беләм, дип каршы дәшәсе килмәде, чөнки бик тәмле күренә иде. Ахырчиктә моның кыстыбый икәненә икебез дә ышанып, исәпләштек. Тагын шул ук 70 сум.
Кыскасы, бар да тәмле һәм бар да уңайлы Мамадыш “пятачогында”. Бар да бар монда. Эквайринг кына юк. Ә аның нәрсә икәнен интернеттан эзләп белегез.
--- |
Иң күп укылган
|