поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2018 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйткән

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә “Юность” мәдәният йортында биргән концерты вакытында хөкүмәткә, тамашачыга һәм үз-үзенә дә үпкәсе барлыгын белдергән.

“Артист гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә минем әзрәк кенә хөкүмәтебезгә дә, халкыбызга да, шәхсән үземә дә үпкәм бар. Бер генә тапкыр да, җиренә җиткереп, легендабыз Әлфия апа Авзалованың, аннан түбән башка кешеләрнекеннән ун тапкыр яхшырак итеп, юньләп бер юбилеен уздыра алмадык. Без мактанабыз, артыгын сөйлибез, артыгын язабыз, ә шушы легенданың бер юбилеен үткәрә алмадык”, – дип китерә җырчының сүзләрен "Татар-информ".
 
Салават Әлфия Авзалованың үзенә бик якын кеше булуын да тагын бер кабатлаган.
 
“Әлфия апа – минем иң яраткан кешем. Мин инде бер кешене дә аны яраткан кебек ярата алмаячакмын. Бу инде ант. Безнең театрыбызның иң бәхетле еллары соңгы сигез ел булды. Ул елларда без Әлфия апа белән эшләдек. Безнең хәтергә уелырлык иң бәхетле мизгелләребез иде ул. Без аның турында бик күп сөйли алабыз”, – дигән.
 
Ул шулай ук Әлфия апаны "жәлләп искә алмагыз" дип тамашачыга үтенечен җиткергән.
 
“Әлфия апаны күз яшьләре белән елап, жәлләп искә алмагыз ул мескен түгел. Ул менә дигән гомер кичерде. Нәрсә теләсә шуны эшләде, нәрсә теләсә шуны җырлады, нәрсә теләсә шуны әйтте. Озын гомерле булды, Аллага шөкер. Ул хәтта үзенең ничә яшьтә икәнен онытканчыга кадәр яшәде”, – дигән халык җырчысы.
 
Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә, 84 яшедә вафат булган иде. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»