|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2018 Шоу-бизнес
Зөлфәт Зиннуров: Радиога – акча, телевидениега - түләргә. Акча жәллим!“Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның соңгы арада яңа җырлары да, клиплары да юк дисәк, ялган булмас. Артист үзе акча жәлләвен яшерми: татар шоу-бизнесындагы безгә бик үк билгеле булмаган хәлләр турында сөйләгән. – Берничә җыр яздырдык, берничәсе эшләнеп ята. Аларны ишеттерү өчен акча кирәк. Радиога бирәм дисәң – акча, телевидениега бирәм дисәң – клип, худсоветтан үтәргә, үткәч тә клибың өчен түләргә һ.б. Акча жәллим. Акчаны башка әйбергә тотасым килә. “Болгар” радиосында хит-парадта катнашу өчен әллә 30 мең түләргә кирәк инде... хәтерләмим... Уйламасаң яшәве рәхәтрәк, чәчең дә агармый, - дип уртаклашкан ул Акчарлак белән. - Костюмнар да тектермим, клиплар да төшермим. Алар бер көнлек, бүген бар, иртәгә юк. Бар бит шундый кешеләр – акча эшләгән саен өенә тыга: 10 меңлек диван урынына 100 меңлеген ала. Ләкин ул бит сиңа киләчәктә акча китерми, популярлыгың беткәч, 100 меңлек диваныңны кочаклап елап ятып булмый бит инде. Диваныңны сата да алмыйсың.
--- |
Иң күп укылган
|