поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2018 Җәмгыять

"Гап-гади авыл кызлары да салам белән салонны, калорий белән солярийны аерырга өйрәнде"

“Кемнәр әйткән көзләр сары диеп, кемнәр әйткән көзләр сагышлы?” — күптән түгел генә көз хакында уйланып язылган шигъри юлларым бу. Чыннан да, мең төрле төскә кереп, дөньяны балкыткан, әбиләр чуагы белән күңелләрне җылыткан, тормыш-яшәешебезне баеткан алтынсу, мул, ягымлы көзне кем сагышлы ди икән?!

Балаларын читкә чыгарып җибәрүчеләр, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлап, уку йортларына керү бәхетенә ирешкән балаларыбызны шәһәрләргә озату ай-һай кыен шул!
 
Язарга утыргач, күңел 70нче елларга кайтты. Әнкәй белән әткәй кулларыма бияләйләр, толып кебек пальто кигезеп, йөк ташу машинасының арбасына утыртып (шулай йөри идек ул вакытта), ашарга төйнәп, мине дә укырга озаттылар. Күз яшьләрен сөртеп, кул болгап озатып калган әткәй белән әнкәй күренми башлагач ук мин “толып”тан чыктым, әбиләр кебек кысып бәйләгән яулыгымны чишеп җибәрдем… Чәчләрем рәхәт тузгып җилгә таралды, мин машина кузовында ук үземне ирек­ле кош итеп хис итә идем инде. Нихәл итәсең, яшьлек! Бөгелмәгә барып җиткәч, тездән булган озын резин итекне бер дә киясем килмәде, ул вакытта модада булган кыска резин итек алып кидем. Курткалар да яңарды, чәчләр дә киселде…
 
Яңа ел каникулларына кайт­канда бөтенләй икенче кеше идем! Без бит караңгы базда шыткан бәрәңгеләр кебек, шәһәр тормышыннан бик ерак яшәдек. Хәтта телевизор да бар кешедә юк иде ул елларда. Әти-әниләр, укытучылар кич чыгармыйлар, клубларга безне кертмиләр, укытучылар кичке урамнарда дежур да тора иделәр. Менә шундый тарлыктан соң ирек, шәһәрнең мавыктыргыч утлары, шау-шулы яшәеше безнең өчен океанга тиң иде… Чиксез серле, кызыктыргыч, куркыныч дөнья. Анда яшәргә өйрәнгәнче кемдер батты, кемдер өскә калыкты, ә кемнедер дулкыннар читкә чыгарып атты… Күп ялгышларыбыз, фаҗигаләр, әти-әниләрне борчуларга салуларыбыз да нәкъ менә шул күп нәрсәне белмәүдән булгандыр, мөгаен…
 
Бүген вәзгыять үзгәрде. Шәһәргә китеп баручы яшьләр белән аны каршы алучы шәһәр яшьләре арасында әллә ни аерма юк. Шундый ук матур заманча киенү, килешле бизәнү, тырнаклар, чәчләр… Гап-гади авыл кызлары да салам белән салонны, калорий белән солярийны аерырга өйрәнде инде. Салкын, шөкәтсез озын куллары, иләмсез зур авызы белән йотам-йотам дип торучы шәһәрләр дә ул кадәр үк куркыныч тоелмый. Чөнки авыл кызы кайда да авыл кызы булып калырлык тәрбия ала ул.
 
Әйе, бу чыннан да шулай. Тәр­бияле бала кайда да тәрбияле булып кала. Ана сөте белән кергәнне, шәһәр генә түгел, бөтен дөнья тырышса да үзгәртә алмаганын без укып та беләбез, яши-яши күрәбез дә. Ә хәзерге яшьләр яңалыкны да тиз кабул итә белә, җайлы гына яраклаша да ала. Оясында яхшы холык тәрбияләнеп, дөрес юнәлеш бирелсә, әлбәттә. Тик тәрбиянең дә төрлесе бар шул. Төрле гаиләдә – төрле тәртип, төрле кысалар.
 
Була шундый гаиләләр: бала беркая да чыкмый, рөхсәт юк! Компьютерда ике сәгать кенә шөгыльләнә, телефоны бөтенләй юк… тырышып укый, ата-ана тыныч – балам акыллы, тәрбияле дип сөенәләр алар. Тик, мәктәпне тәмамлап, шәһәр мохитенә барып кергән бу бала, нишләптер тиз генә яраклаша алмый адаша, дуслар сайлаганда ялгыша, менә шул вакытта инде кыйб­ла да югалырга мөмкин. Шуңа күрә дилбегәне бик бушатмыйча гына, баласына иркенлек биргән әти-әниләр отышта, минемчә. Онык­ларым – Айгөл, Камилә дә ел саен төрле балалар лагерьларына (диң­гез буена да) баралар, яңа дуслар табалар, мөстәкыйль, аралашучан, ярдәмчел булырга өйрәнәләр. Айгөл яшьтәшләре белән Питербург шәһәренә сәяхәт кылды. Чыгарып җибәрү авыр, куркыныч булса да, түзәргә, өйрәнергә туры килә. Бу баланың киләчәге өчен кирәк. Шунсы мөһим: алар авырлыкларны җиңәргә, ак-караны бутамаска өйрәнә тора… Без укыган вакытта да “Артек” лагере бар иде. Бер сабакташым анда булды. Без аңарга кызыгып, сокланып карый идек.
 
Хәзер исә нинди генә лагерьлар юк?! Балалар өчен нинди генә чаралар үткәрелми, түгәрәкләр эшләми, бәйгеләр оештырылмый – катнаш кына! Шул ук хисләр, шул ук кичерешләр, дуслашу, аралашу, җиңәргә, бигрәк тә үз-үзеңне җиңәргә өйрәнү… Мәктәп еллары үтә бит ул, әти-әни өйдә кала. Иртәме-соңмы яңача яши башларга туры килә. Җәмгыяви шартлар басымыннан азат булыр өчен, бала үз фикерләренн мөстәкыйль рәвештә яклый һәм тормышка ашыра белергә тиеш. Бу очракта аңа бернинди “йотам” дип торучы зур шәһәрләр дә, зилзиләле океаннар да, хәтта кешесез утраулар да куркыныч тоелмас, юлдан яздыра алмас. Су акмаган җирдә сазлык барлыкка килә, диләр. Бала бер урында таптанырга тиеш түгел, туктаусыз хәрәкәт, үсү кирәк! Әти-әнинең, якыннарының бурычы исә баланың сәләтен тоемлап, юнәлеш биреп тору, максатына ирешергә булышу. Су юлына буа буарга кирәкмидер, минемчә. Ә сезнеңчә ничек?
 
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.

---
Яңарыш
№ --- | 16.03.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»