поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
13.03.2018 Язмыш

"Дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!"

«Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»

Чечняда кайнар кан коешлар барган чакка туры килә аның армиядә хезмәт итү вакыты. Снайперлыкка өйрәнүләр үткәннән соң, унтугыз яшьлек егет тә Чечняга озатыла.
 
Әле буыны ныгып өлгермәгән шәһәр егете кулыннан күпме дошман үткәндер, монысы билгесез. Тик гомеренең астын-өскә китергән хәерсез көн вакыйгасы әле һаман да йөрәгеннән кан булып саркый.
 
Иртәдән башланган кан коешның ахырында «смертник» хатынны юк итәргә боерык бирелә аңа. Башка вакытта күндәм генә барысына да ризалашкан егет бу юлы карышмакчы була. Тик анда «телим-теләмим» дип тору мөмкинме соң? «Кичә һәм бүген генә дә күпме яшьтәшеңне югалттың, кызганып торучы булдымы соң? Йә син - аны, йә сине - башкалар...» Командирның соңгы сүзләре аңына барып җиткәндә, дүрт-биш айлык сабые белән хатын инде җиргә ауган була.
 
«Менә шул көннән соң минем өчен мәхшәр башланды да инде. Биш килограммнан артык тротил тагып үлем кочагына үз теләге белән кергән хатын куенындагы сабый исән калмас иде барыбер. Тик нәрсә эшлисең, син күрәсен беркем күрми, ә миңа шулай язган булган...», - ди Айдар.
 
Армиядән җиңелчә генә яра белән исән-сау әйләнеп кайткан Айдар әнисенә куанып яшәргә мөмкинлек бирми. Ул булган җирдә бер бәла чыкмый калмый. Еш кына салгалый башлаган егетнең ике ел узганнан соң гына тормышы бераз нурланып китә. Эльзаны очрата ул. Егет белән бергә салгаларга да яраткан кыз тиздән аның хатыны да булып куя. Тик парлы гомер озакка сузылмый. Айдарның эшкә урнаша алмый, көне-төне кәеф-сафа корып йөрүеннән туйган Эльза алар йортында ук яшәгән Иреккә гашыйк булып, китеп бара. Инде хәйран түбән тәгәрәгән иргә онытылып эчәр өчен тагын сәбәп чыга. Аның хәсрәтеннән урын өстенә егылган әнисенең: «Ни гаебем бар соң, улым? Нигә болай азаплыйсың мине?» - дип өзгәләнүеннән соң ул бераз айнып киткәндәй була. Тик озакка түгел...
 
«Беләсезме, ун ел буе көн дә төшемә кереп җәфалады мине ул бала. Зур кара күзләрен мөлдерәтеп моңсу гына карап тора. Мин дерт итеп уянып китәм дә: «Ни хакым бар минем яшәргә?!» - дип аракы белән күңелемне «юатам». Бераз тынычлап яши генә башлыйм - ә ул тагын үзе турында искә төшерә. Шул рәвешле дөньядан тәмам туяр дәрәҗәгә җиткәндә, бер туганыбыз туенда Динә белән таныштым. Әллә ни чибәр булмаса да, ниндидер бер сөйкемле сөяге бар иде ул кызыкайның. Биергә чакыргач, телефоннарыбызны алыштык. Мин бөтенләй шалтыратырга да уйламаган идем, берәр атнадан туй фотоларын ясатуы турында әйтеп, үзе шалтыратты. Шуннан соң очрашкалый башладык.
 
Хыялый, эчкерсез Динә белән вакыт уздыру күңелле иде. Яраттым дип әйтә алмыйм, тик аның миңа булган мәхәббәте һәр күзәнәгеннән бөркелә иде. Әйе, аның мәхәббәте икебез өчен дә җитәрлек булды. Әни дә ошаткач, туганнар да үз иткәч, мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым.
 
Гаиләле булгач бераз җитдиләнеп китеп яши генә башлыйм, тагын шул төш бөтен эшне боза да куя. Кабат аракы, кайтмый кунулар, исерек дуслар, әни белән Динәнең күз яшьләре... Яшәвебезгә ике ел дигәндә: «Мин тикшерендем, бар да яхшы, син тикшеренү үтә алмассыңмы икән», - диде күптән бала турында хыялланган Динә. Гаеп миндә иде. Әмма дәвалану мөмкин диделәр. Бөтен барлыгы белән мине яратучы, минем өчен җанын да бирергә әзер булган Динәмнең күзләренә карау миңа оят иде. Мин дә бала турында уйламыйм түгел, уйлыйм бит.
 
Иптәшләремнең балаларын күреп кызыга да идем. Ахыр килеп, дәвалана башладым. Дәвалануның төп шарты эчмәү диделәр. Теләгем бик зур иде, шуңа табибларның бөтен киңәшләрен дә үтәргә тырыштым. Бераз «тайпылулар» булмады дип әйтә алмыйм. Теге сабый да алай еш борчымый башлады. Ә беркөнне моңсу күзләрен тутырып карады да елмаеп кул болгады һәм эреп юкка чыкты. Шул көннән соң берәр атна узгач, Динәмнең көмәнле икәнен белеп елый-көлә шатландык. Минем өчен дә тормышның бөтенләй икенче яклары ачылды. Икешәр эштә эшләп, сабыебез туганчы машинасын да алдым, аңа дигән бүлмәне дә матурлап әзерләп куйдым. Аллага шөкер, хәзер минем улым бар!!! Бу дөньяда миннән дә бәхетле кеше юктыр бүген! Улымны армиягә җибәрмәм дип әйтмим, барсын, тик дөньялар гына тыныч булсын...» - дип сиздерми генә яшен сөртте Айдар.
 
Кайчак кешенең күңелендәгесен белми гаепләргә яратабыз. Дистә елдан артык белгән кешегә карата миндә дә ялгыш фикерләр яшәгән бит. Язмыш тарафыннан кирәгеннән артык сыналганнарга карата игътибарлырак булып, гаепләмәсәк иде...

Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.03.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы