|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2018 Криминал
Алабуга кешеләрен егерме ел чамасы куркытып торган ир-атны хөкем иттеләрАлабугада яшәүчеләрне егерме елга якын куркытып торган 41 яшьлек ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Агентлык язуынча, беренче җинаятен ир-ат 1998 елда ук кылган. Үзенең иптәше белән кредитор хатын-кызны Алабугадагы «Шайтан каласы» территориясенә алдап алып кереп, бик каты кыйнаганнар. Шуннан соң, аңын югалткан хатын-кызны машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргәннәр. Моны шул тирәдән үтеп баручылар күреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Әмма табиблар хатын-кызның гомерен саклап кала алмаган.
Бераз соңрак, шул ук елның декабрендә, җинаятьне яшерү максатыннан, гаепләнүче үзе белән бергә җинаять кылган иптәшен дә «теге дөнья»га озаткан. Ир-атның муенын борып, Менделеевск районында машинага утыртып, текә ярдан төшереп җибәргән.
Моннан тыш, җинаятьче Алабугада яшәүчеләрнең күчемсез милкен куркытып алган һәм берәүнең фатирын үзләштергән.
Ир-атны узган елның февралендә кулга алганнар. Аңа Россия Җинаять кодексының берьюлы алты маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
Ир-ат үз гаебен танымаган.
--- |
Иң күп укылган
|