|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.03.2018 Криминал
Татарстанда көнче ир хатынының корсагына мылтыктан атканЧистайда 54 яшьлек көнче ир 51 яшьлек хатынының корсагына мылтыктан аткан. Фаҗига корбаны булган хатын хастаханәдә, ире исә бу эшкә катнашы булуын кире кага. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 9 мартта талашканнан соң, ир сейфтан "ИЖ-81" мылтыгын алган һәм хатынының корсагына аткан, дип яза агентлык. Хатын аңын югалткан, ә ир исә башка бүлмәгә чыгып киткән. Уллары экстрен хезмәтләрне чакырган. Алар килеп җиткәнче, хатын аңына килеп, йорт верандасына чыккан.
Иргә карата җинаять эше ачылган. Тикшерүчеләр вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|