поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
28.02.2010 Экология

«МӘЧЕ ТУЕ» (ФОТО)

Шатлыкларга, борчуларга бай кыш үтеп китте. Бүген әле февральнең соңгы көне исәпләнсә дә, урамда – яз! Термомертлар бер градус җылыны күрсәтә, өй кыекларыннан тамчы тама... Дөрес, мондый температура ничә көн дәвам итәчәген әлегә бер кеше дә тәгаен генә әйтә алмый. Соңгы елларда табигать сюрпризлар күрсәтергә күнекте. Кеше фаразлавына буйсынмый бит ул. Тик шулай да, тәрәзәләрне ачып, бүгенге һава шартларыннан, йорт түбәләреннән тып-тып тамган су тамчылары тавышыннан хозурланып утыруга ни җитә?! Рәхәт!..

Язның җылы кояш нурлары кыш буена калын юрганга төренеп яшәргә мәҗбүр булган бөтен дөньяны иркәли, бала-чаганы, март аенда аеруча активлашып киткән песиләрне урамга әйдәкли. Ә урамда...

Бүгенге халәтебез үтә дә сәер. “Кеше” дигән затларны күздә тотып әйтүем, әлбәттә. “Кеше – табигать хуҗасы!” Бигрәкләр дә матур, горур яңгырый инде. Тик... чынбарлыкка күз төшереп алыгыз. Үз ятагын, үз йортын җимерүче, пычратучы адәм хуҗа исемен йөртергә хаклымы?

Авыл җирлегендә ничектер, әйтә алмыйм, ә менә шәһәр халкы яз килүен саклык белән генә каршы ала. Һәркемгә билгеле: ни сәбәпледер, кар эри башлауга шәһәр урамнарында кинәт машина аварияләре ешая, урам себерүчеләр тоз сибеп эреткән пычрак җепшек карлы тротуарларга аяк басасы килми. Кар эрегән саен газоннарда, торак йортлар тирәсендәге түтәлләрдә көз көне, кар яуганчы ташлап калдырылган чүп-чар өемнәре пәйда була. Кыш көннәрендә гаять чиста кебек күренгән урамнар, гафу итегез, җирәнгеч чүплеккә әверелә. Чаллыда да шулай, Казанда да, башка шәһәр-поселокларда да.

Шәһәр язын зур түземсезлек белән мәчеләр генә көтеп аладыр. Март аенда аларның мәхәббәт уеннары, туйлары башлана. Ләкин кешеләрнең ваемсызлыгына, пычраклыгына хәтта алар да шакката бүген. Хәтта аларның да бу урамнардан атлап йөриселәре килми. Алар агач башында гына “сайрашалар”, бер-берсе белән мәхәббәт аңлашалар... Нәтиҗә ясагыз, кешеләр, “табигать хуҗалары”!..

 

Саврасов. "Коты прилетели" (Автор фотосы).

Амур
Матбугат.ру
№ --- | 28.02.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы