поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.03.2018 Язмыш

Үзебездә дә Вуйчич бар бит (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Авыру бала үстерүче әниләр белән еш аралашырга туры килә. Күбесе зарыгып көтеп алган нарасыеның чирле булып туганын авыр кичерә. Алар бу хакта еламыйча сөйли дә алмый. Андый әниләргә нишләргә соң? Кукмарада моның җаен тапканнар. “Шәфкать” (“Милосердие”) тернәкләндерү үзәгендә андый сабыйларны тормышка әзерлиләр икән.

Авыру балалары булган ке­шеләр сабыен ничек тә тернәк­ләндерергә тели. Бирегә үз районнарыннан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш, Балтач, Арчадан да киләләр икән. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән дә йөрү­челәр бар, диләр.
 
– Безнең үзәккә тиздән 20 ел тула. Шушы вакыт эчендә биредә нинди генә балалар дәва тапмады. Үзәк 45 урынга исәпләнгән. 30 бала көндезен дәвалана, калганнары биредә 30 көн буе яши. Төп максатыбыз – авыруларга дәва бирү генә түгел, аларны нинди дә булса шөгыльле итү. Мәсәлән, безгә йөри торган малайлар тегә дә белә, бәйлиләр дә, – ди тернәкләндерү үзәге җ­и­тәкчесе Роза Фазлыева. – Балалары бирегә йөрүче оста куллы әниләр дә бар. Кайчак алар да ярдәмгә килә. Мәсәлән, Гөлсинә Молдаваева, барлык кешеләрне җыеп, мастер-класслар уздыра. Ул капроннан чәчәкләр ясарга оста. Шуны балаларга да өй­рәттек. Тик ятучы капрон колготкилардан эшләнә ул. Тамилә Га­лиеваның әнисе исә вазалар ясый. Алар аны сабыйларына да өйрәтә. Остарулары җитте хәзер, чәчәкләрне заказга ясап, акча эшлиләр.
 
Биредә тегү һәм агач эшкәртү остаханәләре бар. Без килгәндә, ике малай, тырышып, төймә тага иде. Остаханәдә куна тактасы ясарга да өйрәнәләр. Сәбәбе дә бар: балалар әниләрен 8 Март белән котларга әзерләнә.
 
– Билгеле, кул эшләрен барлык балалар белән дә эшләп булмый. Күбесенең акылына зыян килгән. Эшкә сәләтлеләрен генә сайлап алабыз. Күп кенә балалар үзләре шулкадәр тырыш була. Әйтик, Дилә Кашапова бик матур итеп җырлый. Үзебезнең артис­тыбыз инде ул хәзер. Биредә тәрбияләнгән Ленар Баймиев музыка җитәкчесе булып эшли. Ул аларны җырларга өй­рәтә. Төрле конкурсларда катнашалар, җиңү яулыйлар. Аяклары йөрмәсә дә, җырлап күңелләрен күтәрәләр, – ди Роза Фатыйховна.
 
Узган ел Казанга Ник Вуйчич килгәч, тернәкләндерү үзәгендә эшләүчеләр дә очрашуга барган.
 
– Үзем Никның сөйләгәнен тың­лыйм, үземнең күңелемдә гел бер уй. Нишләп әле без дә үзе­бездә тәрбияләнеп чыккан кеше­ләрне чакырып, мондый очрашулар уздырмыйбыз, дип кайттым. Кайтуга бу эшне башладык та. Очрашуга балаларның әти-әниләрен дә чакырдык. ДЦП диагнозлы кешеләр килеп, үз тормышлары турында сөйли башлады. Аларның зур уңышка ирешү­ләрен күреп, әти-әниләр тынычланып калды. Без бу очрашуларны хәзер ай саен уздырырга тырышабыз, – ди Роза ханым.
 
Ел саен биредә дәваланган, эшкә өйрәнгән кешеләр белән очрашу да була икән. Монда инде ул заманда эшләгән тәрбия­челәр, пешекчеләр дә килә икән. “Бик күңелгә үтеп керә торган җылы очрашу була. Бер генә мисал. Бер балабызның колагы ишетми, үзе сөйләшми. Унсигезе тулгач, безгә йөрүдән туктады. Ә менә очрашуга бер кочак розалар белән кайткан. Димәк, аңа монда кыен булмаган. Әйтәсен әйтә алмаса да, хисләрен җитке­рә алды”, – ди Роза ханым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»