|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2010 Шоу-бизнес
"ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ БАЛАЧАК"“Җырлы-моңлы балачак” төбәкара телевизион татар җыры фестивале дәвам итә. Фестивальгә барлыгы 270 гариза кабул ителгән. Алар Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә килде. Яшь талантларның Тольятти, Ижау, Уфа шәһәрләреннән, Ульяновск, Пермь, Свердловск, Ярославль, Төмән, Волгоград өлкәләреннән, Мари Иле, Чувашстан республикаларыннан булуы куандыра. Хәтта Үзбәкстан республикасының Ташкент шәһәреннән дә фестивальдә катнашырга теләк беклдерүчеләр бар. Балаларның яшь үзенчәлекләренә килгәндә, фестивальдә күбрәк 8 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша. Тәкъдим ителгән җырлар күбрәк вокаль ансамбльләр һәм соло җыр номинацияләренә туры килә. Гаилә ансамбленә исә гаризалар азрак. Бүген жюри әгъзалары: Роберт Миңнуллин, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, Миләүшә Айтуганова һ.б. балаларның чыгышын карады. Алар җырлаучыларның җырны башкару сәләтенә генә түгел, киемнәренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына да игътибар итте. Сайлап алу туры әлегә дәвам итә. Җиңүчеләр чыгышын “Яшь ТНВ” каналында күрергә мөмкин булачак.
|
Иң күп укылган
|