поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.03.2018 Язмыш

"Баламның аякка басуына өметемне өзмә­дем"

“Өйнең яме – бала белән”, – ди безнең халык. Әмма кайчак без балаларыбыз уйнап-көлеп йөргәндә, барысы да әйбәт булганда, аларның кадерен белмибез кебек. Ә бит арабызда бар гомерен, назын бары тик сабыена бүләк иткән әниләр дә күп. Бигрәк тә авыру баласын тәрбия кылучы аналарга сокланмый мөмкин түгел.

Авыру баланың төрле чагы була. Кайчак юктан да еларга, кайчак киреләнергә, син ял итәм дигәндә генә нидер исенә төшәргә мөмкин. Әмма ана йөрәге боларны ничек бар, шулай кабул итә. Әтнә районының Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллина да – шундый әниләрнең берсе.
 
– Бар тормышыбыз җитеш, дөньябыз түгәрәк иде. Кызыбыз Азалияне көтеп алдык.  2005 елда дөньяга килде ул. Авырудыр дип хәтта уйламадым да. Әмма тора-бара сәламәтлегендә ниндидер кимчелек барын сиздем. Табиблар да яшермәде. Ике ел буе Республика клиник хастаха­нәсенә дәваланырга йөрдек. Шуннан соң безгә ДЦП диагнозы куйдылар. Баланың үсешендә тоткарлыклар да бар, диделәр. Нерв системасына да зыян килгән, – дип сөйли Гөлүсә.
 
Әлеге диагнозны ишетү авыр булса да, Гатиятуллиннар бирешми. Ничек тә баланы тер­нәкләндерү өчен тырыша. “Башта интернеттан бу авыру турында мәгълүмат җыйдым. Әк­ренләп үзем төсле әниләр белән аралаша башладым. Бераз күңел тынычланды. Әмма кызымның аякка басуына өметемне өзмә­дем. Әле дә шул хыял  белән яшим. Без гел дәваланабыз. Дәүләттән тиешлесен алабыз да, бераз акча туплап, тагын  алып чыгып китәбез. Табиблар да мон­дый авыруларны дәвалау курсларны өзмәгәндә генә дә­валарга була дип белдерә. Шуңа  күрә кая гына бармадык. Аллага шөкер, йө­рүе­без бушка китми. Шушы ике ел эчендә балам утырырга, үрмә­ләргә өйрәнде. Әкренләп тотынып йөрергә тырыша. Үзгәреш­ләрне күреп, кү­ңел сөенә. Шуңа да дәвалануны туктатасы килми”, – дип дәвам итә Гөлүсә.
 
Азалиянең аякларына операция ясаганнар. Шуннан соң әти-әнисенең өмете тагы да арта. Әмма  кыз даруларсыз тора алмый. “Гел кешедән генә сорап утырмыйбыз. Үзебез дә тырышабыз. Тик кайчак сорарга да туры килә. Дәвалануны өзмәс өчен гел акча кирәк. Бәяләр дә гел артып тора. Бер килгәндә – бер төрле, икенче килгәндә башка сумманы әйтәләр. Әмма нәтиҗәсе күрен­гәч, йөртмичә дә булмый, – ди әнисе. – Опера­циядән соң аякларын даими дәваларга кирәк. Әнә шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйбыз. Ничек тә кызыбызны аякка бастырып, үз-үзен йөр­терлек итәргә иде”.
 
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Саклык банкы картасы:  2202  2003  2320  7322 әнисе Гатиятуллина Гөлүсә исемендә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.03.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»