|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2018 Мәдәният
Тинчурин театры артисты Әнәс Галиуллин вафат9 мартта Татарстанның халык артисты Галиуллин Әнәс Сәгыйдуллла улы вакытсыз арабыздан китте... Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры колллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнәс абый!
Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, Тинчурин театры бинасында булыр дип планлаштырыла.
Әнәс Галиуллин 1940 елда Әлки районының Чуваш Кичүе авылында туа. Кәрим Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшли.
"Бер тамчу ярату" спектаклендә Сафуанны, "Американда" Шәех Морзаны, "Гайфи бабай, өйлән, давай" комедиясендә Саттарны, "Йосыф вә Зөләйхада" Кыйтфирны һәм башка бик күп рольләрне уйнаган иде.
--- |
Иң күп укылган
|