поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
28.02.2010 Җәмгыять

БӘХЕТ – ЙОГЫШЛЫ ХИС

Галимнәр күптәннән бәхетле булу серен эзли. Кайбер тикшеренүчеләр кешенең үзен бәхетле-бәхетсез итеп хис итүе геннарга салынган һәм буыннан буынга күчеп килә – кешенең сәламәтлегенә һәм башка эчке факторларга бәйле дип саный. Димәк, бу хис контрольгә дә, аның белән читтән идарә итүгә дә бирелми. Икенчеләре исә, бәхет кешенең үз кулында һәм ул аны үзе кора дигән фикердә тора.

Күптән түгел бу юнәлештә тагын бер тикшеренү үткәрелгән. Калифорния Университеты психологы Соня Любомирская бәхет белән идарә итүгә багышланган 51 эшне анализлаган. Һәм шул рәвешле үзаңга йогынты ясауның 5 нәтиҗәле ысулын аерып алган.

 

1.Рәхмәтле бул

 

Экспериментта катнашучылар тормышларында аларга кайчан да булса ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдереп хатлар язган. Бер хат калдырган яхшы хисләр кайберәүләрне атналар, хәтта айлар буе биләп торган. Тикшеренүчеләр уңай тәҗрибәне күз уңына алырга киңәш итә. Алар сүзләренчә, хәтта җибәрелмәгән рәхмәтләр дә бәхетле итә – аларны аңда формалаштыру да бик җитә.

 

2. Башыңда яхшы уйлар гына булсын

 

Виртуаль оптимизм да бәхетлерәк булырга ярдәм итә. Бер төркем кешеләргә, үзләре аңлаганча, идеаль киләчәк турында фантазияләр корырга тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, хыялындагы хатын-кыз (ир) белән яши яки иң яхшы эштә эшли дип күз алдына китерергә кирәк булган. «Идеал»ның һәрбер детален язып барырга кушканнар. Берничә атна фантазияләр дөньясында яшәгәннән соң, экспериментта катнашучыларның кәефләре шактый күтәрелгән.

 

3. «Тормыш бүләкләрен»ә исәп алып бар

 

Тикшеренүчеләр һәр атна саен үзләре белән булган кимендә 3 яхшы хәлне беркетеп барырга киңәш итә. Моны эшләгән экспериментта катнашучылар язмышларыннан зарланудан туктап, тормышка яхшырак мөнәсәбәттә була башлаган

 

4. Уңай сыйфатларыңны куллан

 

Экспериментның берсендә кешеләргә үзләренең уңай сыйфатларын билгеләүне һәм шуларның иң көчлесен табуны сораганнар. Аннары шушы сыйфатны нинди дә булса башка ысул белән кулланырга кушканнар. Башкача әйтсәк, үзеңне көтелмәгән яктан күрсәтү буырчы куелган. Мисал өчен, мин искетеч юморсыйфатына ия дигән кешегә кызыксыз киңәшмәләрдә шаяртырга яки күңелсез дусларының кәефләрен күтәрергә тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, уңай сыйфатларыңны куллану мөмкинлеге кешеләрне бәхетлерәк иткән.

 

5. Яхшылык эшлә

 

Бер төркем эшләр хәйриянең – ул нинди генә масштабта булмасын һәм ничек кенә чагылмасын – кешегә бик күп уңай эмоцияләр китерүен күрсәтә. «Донор»ның хисләре хәтта реципиентныкыннан да көчлерәк булуы ачыкланган.

 

Бәхет – коллектив хис икәне дә ачыкланган. Бер кешенең бәхете инфекция кебек тарала һәм башкаларга йога дип ышандыра тикшеренүчеләр. Әйтик, сезнең шәхси бәхетегез якын дустыгызның бәхетле булу ихтималын 25, ул дусның дустыныкын 10 процентка, теге дусның дустыныкын 5,6 процентка арттыра. Димәк, әйләнә-тирәбездәге кешеләргә бәхет, шатлык кына теләргә кирәк – бу үзебезне дә бәхетле итәчәк.

Динә ЗАКИРОВА әзерләде
Интертат.ру
№ | 26.02.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы