поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2018 Мәдәният

90 яшен тутырган Рауза ханым Хәйретдинова: "Мондый галәмәтләрдән соң яшисе дә яшисе әле”

Г.Камал исемендәге театр бинасында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованың туксан яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм булып узды. Легендар сәхнә йолдызы Рауза Хәйретдинова катнашындагы “Әнә килә автобиль” спектакле заманында бер ел эчендә 200 тапкыр уйналган.

Әлеге факт Гинессның рекордлар китабына кертерлек. Бу хакта юбилей тантанасында Рауза ханымның якташы, данлыклы артист Равил Шәрәфиев әйтте.
 
Рауза Хәйретдинова академия театры сәхнәсендә 1948 елда беренче ролен башкарган. Шул еллардан ук инде сәхнәдәге һәр роле, сәламәтлеге, гаиләсе өчен 70 ел көрәшеп яшәгән, иҗат иткән батыр йөрәкле, талантлы артист ул.
 
 
Юбилей сәхнәсендә Рауза Хәйретдинованың иҗатын чагылдырган тарихи фоторәсемнәр, видео өзекләр аша тулы канлы сәхнә тормышы тәкъдим ителде. Рауза апа үзе кәнәфигә утырып яраткан тамашачысын күзәтте, сәхнәдән яңгыраган котлауларны тыңлады. Кичә дәвамында Рауза апа төрле елларда башкарган җырлар да ишеттерелде.
 
Репертуар кичәнең рухына аваздаш итеп сайланган. Әсхәт Хисмәтов татар халык җыры “Гүзәлем”не башкарды. Раил Шәмсуаров белән Ришат Әхмәдуллин “Эзләдем, бәгърем, сине” җырын, дүрт Булатның берсе – Мәсхүт Имашев “Олы юлның тузаны”н тәкъдим итте. Театр артистлары үзләре җырлады, биеде, алып барды. Г.Камал коллективы янә бер мәртәбә үзенең шанлы күмәк икәнен күрсәтте, һәр артистны кадерләп торуын, аңа игътибарлы икәнен дәлилләде.
 
 
Бәйрәмне юбилярның якташы, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлев алып барды. Равил ага Шәрәфиев тә үзенең котлавында атаклы якташы турындагы фикерләре белән уртаклашты. “Без Рауза апаны мәктәп яшеннән үк белә идек. Ә инде үзем дә Г.Камал театры сәхнәсендә эшли башлагач, партнерлар сыйфатында да образлар тудырырга насыйп булды. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән дан тота иде якташыбыз. Үзенә карата да, башкаларга да бик таләпчән иде. Бер вакытта да армый, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. “Әнә килә автомобиль” спектален бер елда 200 тапкыр уйнадык. Бу факт Гинессның рекордлар китабына теркәлергә лаек. Күп көч, даими киеренкелек сорый торган куелыш иде ул!” - диде Равил Шәрәфиев.
 
 
Юбилярны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменән министрлык вәкиле Рәшит Фәтхуллин котлады. Шулай ук, Балык Бистәсе якташлар җәмгыяте, Ырга авылы вәкилләре дә Р.Хәйретдиновага котлауларын ирештерделәр.
 
Җыр, бию, спектакльләрдән өзекләр белән үрелгән тамаша барышында Татарстан Президентының котлау телеграммасы да укып узылды.
 
 
“Рауза Хәйретдинова үзенең иҗаты, тормышы белән безгә дәрт биреп торучы артист, - диде Фәрит Бикчәнтәев. - Татар театры сәхнәсендә 90 яшендә дә елмаеп, сәхнәне балкытып торган актерлар сирәк. Бу җәһәттән Г.Камал исемендәге театр бәхетле. Безнең Рауза Хәйретдиновабыз бар. Рауза апа! 80 яшьлек юбилеегызда бөтен труппабыз белән сезнең 90 яшьлегегезне уздырырбыз, Алла боерса, дигән идек. Бу сүз рас килде, сез исән-сау, сез чибәр, матур. Сезнең колоритлы итеп көлүегез мине бала чактан ук озата бара. Андый көлү башка беркемдә дә юк. 95 яшьлегегезне дә шушы сәхнәдә уздырырга насыйп булсын!”
 
 
“Мондый матур сүзләрдән соң ничек инде теге дөньяга китмәк кирәк, юк әле, яшисем килә. Сезнең белән бер сәхнәдә булгач, савыгып та киттем, кан басымым җайлашты, яшәрдем. Тормышны, сезне яратам. Мин һәр юбилеемда үземне бик бәхетле, дип әйтә килдем, чыннан да шулай, бүген дә үземне бәхетле тоям. Театр җитәкчелегенә, иҗатташ дусларыма, яраткан тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм. Шатланып яшәгез, сезгә әйтер сүзем шул. Мондый галәмәтләрдән соң бер дә үләсе килми, яшисе дә яшисе килә әле”, - диде Рауза Хәйретдинова концертны йомгаклап.
 
 
Рауза апаның иҗатына баш июче тамашачы исә, аягүрә басып данлыклы һәм сөекле актерны алкышлады. Аның рольләрен, образларын, күңелгә сеңгән җырларын искә төшерә-төшерә озын гомерле артистның бәхете өчен куанды. Туксан бишен дә үткәрергә язсын. Бирсен Ходай!
 
ИА "Татар-информ", Мөршидә Кыямова, Фото Фоат Гарифуллин.

 


---
Камал театры
№ --- | 06.03.2018
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»