|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2018 Могҗиза
“Тизрәк чык, юкса харап буласың!”Газетаның 1 февраль санында даими авторыбыз Рәҗәб Әхмәтовның “Монда авыртулар юк” дигән язмасын укыгач, Чистай районы, Исләй авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән, хәтәр операцияләрдә катнашкан генерал Громовны йөрткән дустым Равил Әхмәтҗанов сөйләгән вакыйга искә төште. – Әтием 1939 елда армиягә алынып, 1946 елда гына кайта, – дигән иде дустым. – Сугыш турында сөйләргә бер дә яратмый, Әфганстанда кайнар ноктада йөреп кайткангамы, эч серләрен миңа гына чишә иде. “Сталинград сугышында яраланып, медсанбатка эләктем, озак тотмадылар, яраларым бераз төзәлгәч, чыгардылар, – дип сөйләде әти бервакыт. – Үзебезнең полк ерак түгел иде, җәяүләп киттем. Күпмедер баргач, юан имән төбенә ял итәргә утырып, йокымсырап киткәнмен. Шулвакыт актан киенгән, башына ак чалма ураган, таяк тоткан бабай пәйда булды да: “Улым, монда озак утырма, тизрәк китүең хәерле”, – диде. Сискәнеп, күземне ачсам, янымда беркем юк. Тизрәк торып китеп бардым. Бераз баргач, мина сызгырган тавыш ишетеп, җиргә йөз-түбән капландым. Шартлау тынгач торып карасам, теге имән төбе-тамыры белән кубарылган иде...
Чистай районы, Татар Баганалысы авылыннан Рәфыйк дустым Сабиров та шаккаткыч хәл сөйләгән иде:
– Биләргә, “Изге чишмә”гә баргач, өйлә намазына бастык. Минем дин юлына кереп кенә барган чагым. Алда басып укучы имамыбыз: “Хәлем начарланды, Рәфыйк, намазны үз өстеңә ал”, – дип, кырыйга чыгып утырды. Каушап калдым. Шулвакыт янымда ак чапан, ак чалма кигән, ап-ак сакаллы карт пәйда булды. Мин белмәгән догаларымны да күңелемнән укып чыктым. Ахырдан ул бабайны чәйгә чакырырга теләдем, әмма тапмадым. Олылар: “Кешеләргә ярдәм итүче Хозыр Ильяс булган ул”, – диделәр.
Тагын бер вакыйга. Гомәр абзый шахтада эшләгәндә аскы яктан бер тавыш килә: “Тизрәк чык, юкса харап буласың!” Колагыма гына ишетелә ахрысы дип, ул эшләвен дәвам итә, әмма тагын шул ук кисәтүне ишеткәч, иптәшләренә: “Әйдәгез, чыгабыз, миңа хәбәр бирделәр, безгә куркыныч яный”, – ди. Әмма алар: “Ой, татарин, чего ты выдумываешь?” – дип, аны тыңламыйлар, эшләп калалар. Гомәр абзый чыгып, биш-алты минут үтүгә, шахта ишелеп төшә...
Тормышта мондый гайре табигый хәл-вакыйгалар бик күп, бүтән укучылар да белсәләр, язсыннар иде.
Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.
--- |
Иң күп укылган
|