поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2018 Мәдәният

“Түбәтәй”гә – бер яшь

Үткән ял көннәрендә Самараның Аврора Молл сәүдә-күңел ачу үзәгенең фуд-корт залында күп санда татарлар җыелуы күзәтелде. Алар Самараның “Түбәтәй” тиз ашау челтәренә бер яшь тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә килгәннәр иде.

Көне буе Аврора Молл үзәге сәхнәсендә бәйрәмне алып баручы Илфат Сөләйманов хөкем сөрде, “Идел” татар эстрадасы ансамбле җырлары яңгырады, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле, Альбина Мәхмүтова тәрбияләгән җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясады, саксофон тавышларын татар гармуны алмаштырды, гитара моңлануын акапелла башкарылган җырлар бүлдерде...

“Түбәтәй” тиз ашау чел¬тәренең Казандагы җитәк¬чесе Солтан Сафин да бәйрәмгә кайткан иде (“кайткан” дип авыз тутырып әйтә алабыз, чөнки ул бит безнең Камышлы егете). 
 
- “Түбәтәй”нең Самарадагы филиалын башлап җибәрү җи¬ңел булмады, әлбәттә. Ләкин җирле татар җәмгыятьләре, милләттәшләребез ярдә¬мен¬дә беренче “Түбәтәй”е¬гез үз юлы белән баруын дәвам итә, үсешен туктатмый, - дип сөй¬ләде җитәкче.
 
Хәләл ризык фаст-фуды эшен мөфти Талип хәзрәт Ярул¬лин да хуплады һәм теләк¬тәшлеген белдерде. Оешма җитәкчесе Альбина Шамсетдинова исә чит ил бургерлары түгел, ә файдалы җирле ризык сайлаганнары өчен халыкка рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә тәмле һәм туклык¬лы ризыклар белән сыйларга сүз бирде.
 
Бәйрәм программасы бик матур үтте. Биредә һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапты. Көне буе “Түбәтәй” һәм аның партнерлары призлар уйнаттылар, теләге булган кеше бушлай кыстыбый белән сыйланды, балалар татар милли ашлары пешерергә өйрәнделәр, картоннан үзләре кисеп-ябыштырып ясаган түбәтәйләр киеп, үзәк буйлап йөгерешеп йөрделәр. Матур-матур милли киемнәрен, калфакларын киеп, чәчәкле яулыкларын бәйләп килгән апалар да бәйрәмебезнең бер бизәге булды.
 
Шундый күләмле бәйрәм уз¬дырып, “Түбәтәй” пионер булды бит әле. Әлегә кадәр сәү¬дә-күңел ачу үзәкләрендә мондый зур чаралар уздырылганы юк иде. Кибеткә кием-салым, кирәк-ярак алырга килгән кешеләр ихтыярсыз татар мәдәнияте, ашамлыклары, җыр-биюләре белән таныштылар. Аның каравы, әйткән рәхмәтләре чын күңелдән булды кебек. 
 
Гөлфия КӘРИМОВА,
филиал үсешен тәэмин итүче белгеч.

---
Бердәмлек
№ --- | 04.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»