|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2018 Шоу-бизнес
Римма Никитинаның яңа җырына көйне Elvin Grey язганЯшь җырчы Римма Никитина иҗатын үз итүчеләрне куандырырга җыена. Ул җырчы Радик Юльякшин көенә җыр тәкъдим итә. “Көтәм сине” җырын без башкорт җырчысы Ильяс Киньягулов белән башкардык. Көен Радик Юльякшин язды. Җыр аранжировкасы миңа бик ошады. Сүзләрен дә тиз генә яздым. Башта Ильяс белән җырладык. Җырны яшьләр дә үз итте, күтәреп алдылар. Хәзер Ильяс Башкортстанда булганга, мин аны үзем генә башкарырга булдым.», — дип уртаклашты Римма.
Ватанны саклаучылар көнендә дә җырчы ир-егетләрне бүләксез калдырмый — “Кил син яныма” җырына клип төшерә. Клипка сценарийны Римма үзе язган. «Премьерасы 19 февральдә булды. Зал тулы иде – 800 дән артык кеше җыелды. Бик «бомбический», күңелле концерт булды ул. Клип яшьләрчә, тискәре фикерләр булмады кебек.»,- дип белдерде Римма «Идел» журналы хәбәрчесенә.
Хәзер Римма Никитинаның көз көнне Казанда узачак сольный концертына әзерләнә.
Риммага уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|