• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

02.03.2018 Мәдәният

“Бәхет бит ул”, “Рәхмәтле мин Раббыма!”, “Бөек татар” кебек популяр җырлар авторы Хәмид Мәткәримов: “Авторларга хөрмәт, дәрәҗә юк”

“Бәхет бит ул”, “Рәхмәтле мин Раббыма!”, “Йөгерә елларым”, “Бөек татар”, “Син янымда булганда”, “Әй, хатын”, “Ай, яй, яй” кебек популяр җырлар татар эстрадасы белән кызыксынган һәркемгә таныштыр.

Ә әлеге җырларның сүзләрен дә, көен дә талантлы, тыйнак автор Хәмид Мәткәримов иҗат иткәнен күпләр беләме икән?!

 
Әлмәт шәһәрендә яшәүче милли җанлы композитор, шагыйрь, автор-башкаручы Хәмид Мәткәримов тумышы белән Ташкенттан. Гаиләләре белән Татарстанның Алексеевск районы, Урманасты Шонталасы авылына күченеп кайтканда аңа нибары ун яшь була. Башлангыч классларны үзбәк мәктәбендә укыса да, әтисе үзбәк милләтеннән булса да, кечкенә Хәмид татар телен бик тиз үз итә һәм бүген дә ул – туган телебез, милләтебез өчен тугры хезмәт күрсәтүчеләрнең берсе. Хәмид әфәнде белән әлеге әңгәмәбез иҗат, татар эстрадасы һәм, гомумән, милләтебез турында.
 
– Күп кенә җырларның сүзләре дә, көе дә авторы буларак, әйтегез әле, җыр ничек туа: башта – сүзләре, аннары көеме, әллә киресенчәме?
 
– Төрлечә. Иң мөһиме: идея, образ булырга тиеш. Әзер шигырьгә көй язганда, композитор шул шигырьнең мәгънәсенә кереп, нәрсә кичерә, шул кәефне көйгә сала. Гомумән, көй ул – кешенең күңел халәте, ә сүзләр моны раслап, ачыклап торучы гына. Кайбер җырларны игътибар белән тыңлап карагыз: сүзләр дә кирәкми, композиторның ни әйтергә теләве көеннән үк аңлашыла. Эчтәлекле шигырьләр белән дә шулай. Мәгънәсенә кереп китеп укый башласаң, сүзләргә ияреп, күңел кылларын тибрәтеп, көй мотивы үзеннән-үзе туа. Нәкъ менә шул рәвешле иҗат ителгән җырлар, эстрада телендә әйтсәк, “хит” була.
 
– Бер үк композитор язган җырлар гадәттә бер-берсенә охшаш. Сез бу хәлдән ничек качасыз?
 
– Җыр бит ул тудырган балаң кебек. Бер анадан туган балалар да бер-берсенә охшый. Һәр композиторның да үзенә генә хас үзенчәлеге, “почергы” бар һәм аннан качуы бик авыр. Бер көйне язгач, икенчесенә керешкәнче ял итәргә, бераз онытылырга кирәк.

– Җыр – бакча җимеше түгел, акча җимеше диләр. Килешәсезме?
 
– Ходай Тәгалә бөтен кешегә дә ниндидер сәләт биргән. Гомумән, җир йөзендә талантсыз кеше юктыр дип уйлыйм (ни кызганыч, күбесе аны гомере азагына кадәр ачып кына бетерә алмый). Җырчымы син, рәссаммы, балта остасымы, әллә инде гап-гади машина йөртүчеме – барлык һөнәр ияләренә дә сәләт кирәк. Кеше үз мөмкинлекләреннән чыгып гомер итә, эшли, гаиләсен туйдыра. Шагыйрь, композиторларның максаты исә – күңел халәтен җыр-моңга әйләндерү. Шуңа да мин сез әйткән әйтем белән килешмим. Йөрәктән саркып чыккан җыр ул акча җимеше түгел, ә иң беренче чиратта, кыйммәтле, тәмле бакча җимеше булырга тиеш, калганы үзеннән-үзе килә.
 
– Хәмид әфәнде, җырны башкаручыга турыдан-туры үзенә сатып бирәсезме, әллә Русия авторлар җәмгыяте (РАО) аша килешү төзеп эшләнәме бу эш?
 
– Сатылганнары да, болай бушка биргәннәре дә байтак. Язылган җырларның барысы да РАОда теркәлеп бара.
 
– Нинди җырчылар белән эшлисез? Үзләре мөрәҗәгать итәләрме? Үзегез җырларны тәкъдим итәсезме?
 
– Соңгы вакытта Русиядә һәм хәтта чит илләрдә яшәүче татар җырына гашыйк милләттәшләребез дә, яңа җыр язып бирегез әле дип, мөрәҗәгать итә башлады. Халык ишетмәгән, әллә нинди үзенчәлекле матур тавышлы яңа җырчыларны күреп күңел шатлана. Шулай ук, шөкер, Габделфәт Сафин, ИлСаф, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов кебек танылган җырчылар; Гүзәлем-Салават Миңнеханов, Ләйсән Гыймаева-Булат Бәйрәмов, Алсу-Азат Фазлыевлар кебек дуэтлар һәм татар эстрадасының әйдәп баручы башка бик күп йолдызлары белән хезмәттәшлек итәм.
 
– Бүгенге көнгә кадәр иң уңышлы дип санаган җырыгыз кайсы?
 
– Язылган җырларның уңышлы-уңышсыз булуын халык үзе билгели ул. Минем өчен аларның барысы да уңышлы, әйткәнемчә, һәрберсе тудырган балаң кебек, берсен генә аерып алуы кыен. Шулай да, Габделфәт Сафин башкаруындагы “Бөек татар” җыры аерым игътибарга лаектыр дип уйлыйм.
 
– Чынлап та, телебез яклауга мохтаҗ вакытта туган “Бөек татар” җыры бик урынлы яңгырады, тиз арада популярлашты. Клипны караган бер генә кеше дә битараф кала алмый. Сез моның шулай буласын алдан белдегезме?
 
– Юк, әлбәттә. Мин бит аны тыңлаучыларны таң калдыру өчен, яки “хит” булсын әле дип язмадым. Йоклап китә алмаганлыктан, халкыбызның, милләтебезнең киләчәген кайгыртып, нәсел-ыруыбызны дәвамлаучы балаларыбызны күздә тотып, йөрәктән әрнеп чыккан сүзләрне генә көйгә салдым. (Автор әлеге җырны төнге өчтә, кинәт уянып, язарга утыра һәм инде таң атканчы җырның сүзләре дә, көе дә әзер була. Кыскасы, ул бер сулышта туа – авт.) Габделфәт Сафинга да үзем тәкъдим иттем.

– Әлеге җырны язгач, мактыйлармы соң, әллә төрлесен ишетергә туры киләме?
 
– Социаль челтәрләрдә күп язалар, араларында килешмәүчеләре дә күренгәли. Аларсыз булмый инде. Анда бит фикер йөртү ирекле.
 
– Сүз уңаеннан, телебез киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?
 
– Бу мәсьәләне кискен генә менә хәзер үзгәртүе авыр, миңа калса. Әдәбият, мәдәният, тарих, милли фольклор, хәтта динебез, дәүләтебез дә ана телебез – татар теле белән бәйле. Боларның барысын да без балаларыбызга тапшырып калдырырга тиеш идек. Ләкин, ни кызганыч, соңга калып уйландык. Барсына да үзебез җаваплы. Элгәре балаларны, татар теленә бераз өйрәнеп килсеннәр дип, авылга әби-бабаларына кайтаралар иде, хәзер авылларга йөрү сирәгәйдеме шунда... Шәһәрдә исә алар көне-төне компьютерда, компьютердан арыса – телевизор каршында, анысыннан да туйгач, кулларына кәрәзле телефон алалар. Ә анда инде нинди татар теле булсын?!
 
– Бүгенге татар эстрадасы турында ни диярсез?
 
– Татар эстрадасы, минемчә, хәзер инкыйлаб, хаос, билгесезлек чоры кичерә. Милли кысалардан тайпылып барабыз. Билгеле бер юнәлеш, тәртип юк. Кем ни тели – шуны җырлый. Тавышы бармы-юкмы, җырлаган җырының мәгънәсе, язмаларның сыйфаты һичкемне борчымый. Акча гына булсын. Бу хәл җырчыларга гына кагылмый. Хәзер кайбер “композитор”лар да җиде нота барлыгын кешедән ишетеп кенә белә, аның бер уен коралын да тотып караганы булмаска мөмкин. Ә ничек андыйлар көй яза диярсез. Башына ни килә, шуны диктофонга мыгырдап яздыра да, интернетка сатуга чыгара. Җырга акча кызганучылар шуны арзан бәягә сатып алып, профессиональ аранжировщикка биреп эшләтә. Композитор дигән кешенең эшен аранжировщик тулаем эшләп бетерә. Әле күптән түгел интернетта бер игъланга күзем төште: “Җырларны бүген сатып алсагыз – фәлән бәядән, иртәгә кыйммәтрәк булачак”, – дип язып куйганнар. Бу бит хурлык, түбәнлек! Менә шундыйлар аркасында чын авторларга да хөрмәт, дәрәҗә юк.
 
– Бездә авторларны лаеклы бәяләмиләр димәк?..
 
– Русия авторлар җәмгыятендә теркәлсәк тә, без гомердә дә Мәскәү дәрәҗәсендә гонорар ала алмаячакбыз, чөнки бездә шоу-бизнес бик “арзанлы”. Анысы бер хәл, җырларның авторларын әйтсәләр дә бик рәхмәтле булыр идек әле. Кайбер җырчылар ялгыш оныту түгел, хәтта махсус әйтмиләр. Хит-парадларда җиңеп чыккач, җырның авторлары белән бу шатлыклы вакыйганы бергә уртаклашасы бит инде, югыйсә! Белмим, әллә оялалар, әллә автор танылып китмәгәе дип борчылалар...
 
– Сезнеңчә, татар сәхнәсенә тәртип салу өчен нишләргә кирәк?
 
– Профессиональ белгечләрдән торган, дәүләт дәрәҗәсендәге көчле сәнгать советы, ягъни элекке заманнардагы кебек “худсовет” кирәк. Моны мин генә әйтмим инде. Бәлки татар эстрадасындагы бүгенге инкыйлаб чоры безгә бары файдагадыр да әле. Үзебез татып карап, кичереп, киләчәктә дөрес үзгәрешләр кертә алырбыз, шәт. Татар тотып карамыйча ышанмый диләр бит. Телебез, милләтебез генә яшәсен, барысы да үз урынына басачак, иманым камил!
 

Сөмбел МОГЫЙНОВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.03.2018
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте