поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.03.2018 Мәдәният

«Созвездие-Йолдызлык» Азнакайда яңа рекорд белән старт алды (ФОТО)

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Азнакайда узган беренче сайлап алу этабы Татарстанның Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыннан 1500 артык катнашучы җыйды. Башка еллар белән чагыштырганда, зона бәйгеләре өчен бу яңа рекорд саны.

Жюри барлыгы 322 чыгыш карады, шуларның 60-ы  «Вокал-соло» и «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә урыннар яулады. Бүләкләр һәм дипломнардан тыш, 1, 2, 3 урын алучылар Казанда 8-12 апрельдә узачак суперфиналга чакыру алды.
Лауреатларны бүләкләгәндә, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин “Созвездие-Йолдызлык”ның соңгы елларда райондагы мәдәният өлкәсен үстерүдә ярдәм итүен белдерде: Азнакайда ел саен яңа иҗат коллективлары барлыкка килә, авылда үскән сәләтле балалар әйдәп баручы уку йортларына керә, авыл җирендә мәдәниятне үстерү буенча Азнакай районы республикада лидерлыкка чыккан.
 
Район җитәкчесе сүзләрен фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина да дәллиләде. “Азнакай районы сайлап алу турларының беренче зонасы булып юкка билгеләнмәде – соңгы елларда район җитәкчелегенең мәдәнияткә, сәләтле яшьләр үстерүгә, мөгаллимнәргә ярдәм итүгә саллы өлеш керткәнен күрәбез. Мондагы милли гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклау дәрәҗәсе мине аеруча сөендерә”, - дип белдерде ул.
 
Өч көн эчендә катнашучылар һәм аларның мөгаллимнәре белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге әйдәп баручы эшлеклеләр очрашты: фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, танылган хореограф Владимир Аносов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты Раилә Гарипова.
 
Мәскәү губерния театры труппасы җитәкчесе, җырчы һәм телевидениедә алып баручы Алина Ивах һәм Мәскәүнең Мәдәният департаментының музыкаль проектлары җитәкчесе Даниил Иванов вокал һәм конферанс буенча мастер-класслар бирде.
 
Киләсе зона бәйгесе 3-4 мартта Зәйдә узачак.
 
XVIII “Созвездие-Йолдызлык” фестивале быел “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, быелгы фестивальнең һәр катнашучысы миллиончы булып санала.
 
 
 
 
 
 
 
 
Фоторепортаж авторы – Рифкать Якупов.

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»