|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2018 Мәдәният
80 яшьлек Татар филармониясе архивында «серле» тартмалар һәм «чәчәк-патронлы» револьверлар саклана (ФОТО)Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 80 елллык юбилей сезоны уңаеннан, музее архивындагы байлыкны – экспонатларны күрсәтүебезне дәвам итәбез. 80 ел буе тупланган «сандык»та заманында эстрада концертларында гаять зур популярлык казанган фокусларга кагылышлылары да бар. Ул экспонатлар филармония музеена төрле елларда биредә иҗат иткән фокусчы, иллюзионистлар һәм аларныңтуганнары тарафыннан тапшырылды. • Беренче татар иллюзионисты, оригиналь жанр артисты Хәй Мушинский (Габделхәй Мөхәммәтшин)1908 елның 27 июнендә Башкортстанның Стәрлетамак районы Арслан авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, ул Оренбург пединститутының физика факультетына укырга керә. Театр белән мавыга башлый, шәһәр драма театры спектакльләренә йөри. 1936 елда Казан татар театр техникумына укырга керә, аны тәмамалагач Татар театры труппасына кабул ителә. Нәкь шул вакытта үзенә Хәй Мушинский дигән яңгыравыклы сәхнә тәхәллүсе ала.
1938 елда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Маневр вакытында контузия алып, икенче группа инвалидлык белән демобилизацияләнә. Кабат театрга кайта. 1946 елда Х. Мушинский Татар дәүләт филармониясенә күчә, фокуслар күрсәтү белән мавыга. Татарлардан беренче иллюзия остасы буларак таныла. Артист гомере буе иллюзионист һөнәренең абруен арттыру өчен тырыша. Һәр чыгышын үзе уйлап чыгара, кирәкле җиһазларны да үзе ясый. Аның серле куллары күпләрне таң калдыра. Бигрәк тә балалар Х.Мушинскийны чын тылсымчы итеп кабул итә, фокусчының һәр чыгышын алкышларга күмә.
Хәй Мушинский 1956 елда яңа ачылган татар циркында бераз эшләп алгач, янәдән үз эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. Ул Усман Әлмиев, Җәваһирә Сәлахова, Гани Вәлиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова кебек сәхнә осталары белән бергә бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга. 1968 елда лаеклы ялга китә.
1994 елның 7 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Музей архивында Хәй Мушинскийның фокуслар күрсәткән ике катлы «серле тартма»сы,атканда көпшәсеннән чәчәк килеп чыга торган револьверы, тасмалар, тимер боҗралар, уен кәртләре, гастрольләргә йөргән зур чемоданы саклана. «Серле» тартманың рәсемнәре фосфор буяу белән ясалган – караңгыда янып торалар. Экспонатларны музейга 2006 елдаулы Әхәт Мушинский тапшырды.
Хәй Мушинскийның улы ӘхәтМушинский – танылганязучы, рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар Пен-үзәгенең башкарма директоры, Державин премиясе лауреаты.
• Оригиналь жанр остасы, иллюзионист һәм эквилибрист, эстрада артистларының Бөтенроссия конкурсы дипломанты Рәмзи Гарифуллин 1924 елның 3 мартында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туа.
1945 елны Казан театр училищесына укырга керә. 1949 елдан эквилибрист, иллюзионист һөнәрен нәфис сүз сәнгате белән баетып, Минзәлә театрында эшли башлый.
Армия хезмәтеннән кайткач Рәмзи Гарифуллинны Татар дәүләт филармониясенә эшкә алалар.1965 елда ул Мәскәүнең Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗади остаханәсенә, иллюзионист һәм эквилибрист жанры буенча укырга керә. Филармониягә Р.Гарифуллин гаять кызыклы номерлардан тупланган өр яңа программа әзерләп кайта.Әлеге программа концерт-лекция формасында була. Фокусларны ул кызыклы тарихлар, юморескалар сөйли-сөйли күрсәтә.
Казан кинохроника студиясе 1968 елда артист турында кыскаметражлы фильм да төшерә.
Бер предметның икенче предметка әверелүе, кәгаз битеннән барлыкка килгән түбәтәй, күгәрченгә яки чүлмәккә әверелгән яулык, «йотылган» предметларның авыздан, колак тишегеннән лентага әверелеп чыгуы, финалда исә артистның авызыннан СалихСәйдәшев маршы астында зур байрак килеп чыгу – Рәмзи Гарифуллинның әлеге номерлары халык хәтеренә иң нык кереп калганнарыдыр, мөгаен. Сигаретлар белән ясаган фокуслары да бик виртуоз. Портсигардан очып чыккан сигаретлар туп-туры фокусчының иреннәренә килеп куналар, аның кулында гап-гади шырпы кабы биеп тора. Алай гына да тәгел – янындагы кешенең кесәсендәге предметларны да биетергә сәләтле ул.Аның иллюзион уенына кайчак алдан әзерләп куелмаган, очраклы предметлар да эләгә. Рәмзи Гарифуллин күп фокусларын туплап, 1978 елда «Фокус серләре» дигән китап та чыгара.
1982 елның 3 октябрендә, Кырымга гастрольгә баргач, Джанкой шәһәрендә вафат була. Казанда җирләнгән.
Музейда Рәмзи Гарифуллинның «серле» – ике аерым бүлектән торган, предметларны йә «йота», йә барлыкка китерә торган, үз куллары белән ясаган тартмачыгы һәм үзе туплап чыгарган китабы саклана. Экспонатларны филармониягә 2016елда улы Рамил Гарифуллин тапшырды.
Рәмзи Гарифуллинның улы Рамил Гарифуллин – танылган психолог һәм психотерапевт, язучы һәм публицист, Россиядә беренчеләрдән булып манипуляция психологиясе буенча хезмәт язган автор.
• Эстрада һәм цирк артисты, режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Гадел (Альберт Гаделшин)1939 елда Татарстанның Яр Чаллы районы Бигеш авылында туа. 1975 елда Казан дәүләт педагогия институтын, 1979 елда Мәскәүдә ГИТИС тәмамлый.1961 елда Ульян филармониясенә оригиналь жанр артисты булып эшкә килә. 1964 – 68, 1973 – 75 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә оригиналь жанр остасы буларак хезмәт куя.
Казан циркын оештыручыларның берсе дә ул Альберт Гадел. Төрле елларда циркта артист һәм баш режиссер сыйфатында эшли. Безнең көннәрдә дә иҗат итә –иллюзия сәнгате белән мавыга, пьесалар яза, китаплар чыгара.
Музейда Альберт Гаделнең үз куллары белән 2016 елда тапшырган «Фокуслар энциклопедиясе» дигән китабы саклана.
(Зимфира Гыйльметдинова әзерләде)
Альберт Гадел китабы. Култамга белән тапшырылган
Альберт Гадел китабының ачык бите
Альберт Гадел
"Фокус серләре" китабы
Рәмзи Гарифуллин китабының ачык бите
Рәмзи Гарифуллин туплап чыгарган китап
Рәмзи Гарифуллин
Айрат Арсланов, Рәмзи Гарифуллин (өченче кеше билгесез). 1949 ел
Рәмзи Гарифуллинның үзе ясаган "серле" тартмасы
Рәмзи Гарифуллинның түгелми торган касәләре
Тарантаста сулдан уңга Хәй Мушинский һәм баянчы Гани Вәлиев
Хәй Мушинский һәм Усман Әлмиев скетчлар да уйнаган. 1968 ел
Хәй Мушинский балалар алдында чыгыш ясый
Хәй Мушинский Динә Сираҗетдиновага револьвер көпшәсеннән чыккан чәчәкләр бүләк иткән. 60нчы еллар
Хәй Мушинский. 60 еллар уртасы
Хәй Мушинскийның "серле" тартмасы
Чәчәк белән "атучы" револьвер. Хәй Мушинский коллекциясеннән
--- |
Иң күп укылган
|