|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2018 Спорт
Путин Алинә Заһитовага зур бүләк ясадыРоссия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Пхёнчханда узган XXIII кышкы Олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Алар арасында фигуралы шуучы Алинә Заһитова һәм чаңгычы Андрей Ларьков та бар, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Дуслык ордены белән бүләкләнде, дип яза Татар-информ.
Россия Президенты чаңгы ярышлары буенча көмеш һәм бронза медальләр яулаган Андрей Ларьковка Беренче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медален тапшырды.
Шунысын да искәртик: гомуми зачетта Россия спортчылары 13 нче урында, алар 17 медаль (шуларның икесе – алтын, алтысы – көмеш, тугызы – бронза) яулады.
--- |
Иң күп укылган
|