|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2018 Җәмгыять
Чибәр татар кызлары... Таныш булыгыз: Гүзәл Җиһаншина (ФОТО)Алинә Заһитова, Сәйдә Мөхәммәтҗановалар турында сөйләшүләр безне бер идеягә этәрде дип язган идек. Татар кызлары, чыннан да, бик матурлар, чибәрләр. Шуңа да "Матбугат.ру"да яңа сәхифә ачып җибәрдек. Аңа исем уйлап табарга ярдәм итсәгез шәп булыр иде. Сәхифәбездә чибәр татар кызлары белән таныштырып барабыз. Икенче кунагыбыз - Гүзәл Җиһаншина. Тумышы белән Мамадыш районыннан, Чаллыда яши. Чаллы педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты һәм инглиз теле укытучысына укый. Аның хоббие – визаж. Хыялларына килгәндә, алар күп. Мәсәлән, әти-әнисен чит илгә ял итәргә җибәрү теләге белән яна ул. Икенчедән, әйтик, бабасы сүзләренә язылган җырны яздыру. “Хыялларның чынга ашмый торганы да була”, - ди туташ. Анысы исә – мәхрүм булганнарны, бик азга булса да, кире кайтару.
Алинә АЙДАРОВА |
Иң күп укылган
|