поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2010 Җәмгыять

ЯҢА ТОРМЫШ БАШЛАУЧЫЛАР ИЛЕ – АМЕРИКА

1990 нчы еллар башыннан, җәмгыятьләребезне аерып торучы тимер пәрдә ачылгач, безгә дә башка илләр тормышын үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек туды. Мәңге дошман булып яшәп булмавын тану шушы ике дистә ел эчендә безнең илгә генә түгел, бөтен Җир шарындагы тормышка да зур үзгәрешләр китерде. Тимер пәрдәнең ике ягында бер-берсенә каршы торучы төп көчләр булган Америка Кушма Штатлары һәм Советлар Союзы халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек тә якынайту исә «салкын сугыш»тан соңгы елларда иң мөһим бурычлардан булды.

Америка белән танышырга, аның мәдәни һәм иҗтимагый тормышын эчтән күреп белергә мөмкинлек тудыручы «Ачык дөнья» программасын АКШ Конгрессы тулысынча финанслый һәм Россиянең сәясәт һәм иҗтимагый хезмәт өлкәсендә көч куючы аерым шәхесләренә исемле чакырулар җибәрә. Шушы вакыт эчендә әлеге программа нигезендә 13 меңнән артык Россия гражданы АКШта булу бәхетенә иреште. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ирек Шәрипов та әлеге программа кысаларында Америкага барып кайтты.

 

Халыклар букеты

 

Сәяхәтебезнең башы – АКШ башкаласы Вашингтон. Ул Кушма Штатлар тәмам оешып җиткәч, башкала буларак махсус төзелгән үзенчәлекле шәһәр. Зур түгел, халкы 500 мең тирәсе генә һәм анда биек йортлар да юк диярлек. Америка Президенты утыра торган Ак Йорт белән беррәттән, биредә Сенат һәм Конгресс әгъзалары хезмәт куя торган Капитолий бинасы да бар. Менә шул әллә кайчан кабул ителгән, башка йортлар Капитолий гөмбәзеннән дә биек булырга тиеш түгел, дигән законнан чыгып «үсми калган» да инде Вашингтон. Биредә, нигездә, дәүләт органнарында хезмәт куючы клерклар, кунакханә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, күңел ачу үзәкләре хезмәткәрләре яшәп ята. Җир шары белән шушы шәһәрдән торып идарә итәләр, дигән сүз аның кешеләрендә дә ачык күренә – нинди генә йөзләр юк монда! Горур йөзле, чалмалы һиндлылар, эшлекле японнар, башлары капланган мөселман хатыннары, зур гәүдәле Америка ирләре, күпсанлы бизәнү әйберләре таккан кара тәнлеләр... Америка халкы матурлардан түгел дигән гыйбарәне Вашингтон халкы кире кага – дөньяның бар ягыннан җыелган, йөзләрендә дистәләгән халыкларның үзенчәлеге чагылыш тапкан бик матур кешеләр күп монда. Бу күптөрлелекне берьюлы кабул итү бик сәер икән, ихтыярсыз татарның «күзләр камаша» дигән сүзләре искә төшә...

 

АКШ таркалырмы?

 

Вашингтонның данлыклы Конгресс китапханәсе бинасында безнең өчен берничә семинар оештырылды. «Америка Кушма Штатларын нәрсә берләштереп тора һәм илгә таркалу куркынычы янамыймы?» дигән темага багышланганына киңрәк тукталасым килә. Баксаң, Советлар Союзының таркалу сәбәпләре Америка белгечләре өчен бик әһәмиятле һәм алар бу сәбәпләрне үз илләренә карата куеп тикшерүләр алып баралар икән. «Әйе, безнең илебез дә таркалырга мөмкин, – дип яшерми сөйләде тәҗрибәле дипломат, Джорджтаун университеты профессоры Джон Браун. – Әгәр киләчәктә илнең икътисади ныклыгы какшаса, шәхес иреге югалса, түрәләр халык ихтыяҗларын кайгыртмый башласа, һәр кеше үзенең хакимияткә йогынты ясый алуын тоюдан туктаса – бу мөмкин», – диде галим.

 

Россиядән Вашингтонга 45 кеше очтык, биредә безне тагын бишәр кешелек төркемнәргә бүлделәр һәм һәр төркемгә аерым тәрҗемәче билгеләп, төрлебезне төрле штатларга тараттылар. Безгә – Удмуртия делегациясе вәкилләренә Юта штаты туры килде. Вашингтон Атлантик океан ярында урнашкан булса, Ютаның башкаласы Солт-Лэйк-Ситига Тын океанга таба юнәлеш алып тагын 4 сәгать чамасы ярты Америка аша очасы. Ул таулы штатлар исемлегенә керә һәм анда гаҗәеп табигать. Солт-Лэйк-Сити – тозлы күл шәһәре дип тәрҗемә ителә, әлеге җирне Тозлы күл үзәне дип йөртәләр дә. Кайсы якка гына барсаң да, башларында ак карлар яткан тауларга күз төшә. Бу гүзәл җирләр 2002 елда узган кышкы Олимпиада белән дә бар дөньяга билгеле. Россия фигуристы Евгений Плющенконы монда яхшы хәтерлиләр.

 

Америка гаиләсе – нинди ул?

 

Вакытыбызның зур өлешен семинарлар алып торса да, оештыручылар безгә гади кешеләр белән аралашыр өчен бар мөмкинлекләр тудырырга тырышты. Безне икешәрләп бүлеп өч гаиләгә тараттылар. Хатын-кызларыбыз ире – микробиология, хатыны социаль хезмәт өлкәсендә эшләүче урта яшьтәге Мартиннар гаиләсенә урнашты. Бюджет өлкәсендәгеләр кайда да бер инде, күрәсең. Мартиннар гаиләсе биек булмаган, якынча 100 квадрат метрлы тыйнак кына йортта яши. Икесенең дә яңа булмаган машиналары бар, йортларында бер купшылык та юк. Өй эче фәнни китап-журналлар белән тулган. «Эх, бер җыештырсаң иде моны», – дип уфтандылар безнең хатын-кызларыбыз. Мартиннар күп нәрсәне экономияләп яшәргә күнеккәннәр, күрәсең, төннәр шактый салкын булса да, җылыны көнгә берничә сәгатькә генә җибәреп тордылар – кызгандык үзебезнекеләрне! Шуңа да карамастан, сәяхәткә һәм спортка акча кызганмыйлар икән. Европа һәм Россиядә дә берничә тапкыр булганнар.

 

Тәрҗемәчебез Володя белән бер иптәшебез шәһәрчекнең иң бай гаиләләреннән исәпләнгән, ире төзелеш өлкәсендә эшкуар, хатыны туристлык бизнесы алып баручы өлкән яшьтәге Ингландлар гаиләсенә урнашты. Гэри һәм Коллин Ингландларның яшәү урыны – өч катлы, 700 квадрат метр мәйданлы, табигый таш белән тышланган бик зәвыклы йорт. Гаражларында яңа «Лексус» джибы һәм кыйммәтле кабриолет тора. Бу өйдә эш кабинетлары, уен бүлмәләре, хәтта оныклар кунакка килгәч кенә кулланыла торган күп караватлы аерым йокы бүлмәсе дә бар. Байлыгына карамастан, америкалыларның кыйммәтле әйберләргә мөкиббән түгеллеге күзгә чалына. «Россиядә бу җире мәрмәрдән, бу җире бәллүрдән, бу җире күннән булыр иде», – дип без искәреп йөргән күп кенә җиһазлар биредә гади генә уңайлы материалдан эшләнгән. Кеше кием-салым белән дә бер-берсеннән бик аерылып тормый. Алай да бу зур йортта безнекеләр үзләрен бик уңайлы хис итмәделәр булса кирәк: егетләребез артык байлардан булмаганлыктан, хуҗалар белән аралашканда психологик киртәләр калды.

 

Ижау шәһәре Думасы депутаты Сергей Зайчиков белән мин пенсионерлар Джоди һәм Роди Ингландлар (алда әйтелгән Ингландларның туганнары була) гаиләсенә урнаштык. Йорт хуҗасы Джоди гомере буе төзелештә – инженер, аның хатыны Роди педагог булып эшләгәннәр. Урта хәлле бу гаилә 200 квадрат метрлы йорт салып, анда 4 бала үстергән.

 

***

 

Америкада күпчелек гаиләдә ире дә, хатыны да эшли. Уртача хезмәт хакы 2 мең доллардан да ким түгел (еш кына күбрәк тә әле), безнең акчага күчерсәк, ир белән хатын айга, аз дигәндә дә, 120 мең сум тирәсе акча ала. Азык-төлек бәясенең бездәге кебек, ә кием-салым, техника һәм автомобильләрнең икеләтә-өчләтә очсызрак булуын искә алганда, бу аз акча түгел. Шуңа күрә америкалылар тормышында тамак туйдыру, киенү кебек проблемалар зур урын алып тормый. Мондый вак мәсьәләләр турында уйламыйча, алар зур шәхси йортлар төзиләр (бу илдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр аз), курыкмыйча бала табалар, күп вакытларын спорт һәм җәмәгать эшләренә багышлыйлар. Әйтик, безне кунак иткән пенсионерлар Джоди һәм Роди гольф уйныйлар, баскетбол, хоккей һәм Америка футболына абонемент алып, ел буена дистәләгән тамашага йөриләр, чаңгы шуу һәм хәтта автоспорт белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш якшәмбе көн алар гаилә белән чиркәүгә баралар.

 

«Америка гаиләсендә акчаны беркайчан да айдан айга бетереп тотмыйлар», – дип сөйләде безгә бирегә 1992 елда ук Санкт-Петербугтан күчеп килгән Борис Лейкин. «Акчаның бер өлеше һәрвакыт төрле иминиятләштерүләргә, пенсия фондларына күчерелә, шәхси эшмәкәрлекне ачуга тотыла. Бүген акчам бар дип ел саен машина алыштыру, өйне кыйммәтле җиһаз белән тутыру, затлы киемнәр алу алар өчен ят күренеш», – ди Борис. Тормышка мондый караш булгач, кеше пенсиягә чыккач та ничек яшәгән – шулай ук дәвам итә, вакыты күп булгач, хәтта сәяхәтләргә дә йөри башлый. Тик бик кыендыр инде ул Америка пенсияләрен көтеп алу: американнар, ир-ат булсынмы, хатын-кызмы, пенсиягә 65 яшьтә генә чыга! Яшәвен дә озаграк яшиләр анысы...

 

Без яшәгән Ингландлар, мәсәлән, пенсиягә чыкканда кечкенә генә кунакханә төзүгә ирешкәннәр һәм аннан кергән табыш бу гаиләгә пенсиядә дә иркен яшәргә мөмкинлек бирә. «Пенсия 1 мең доллар тирәсе чыга, ирле-хатынлы гаилә, гадәттә, пенсиясен тотып бетерми», – дип сөйләде тәрҗемәчебез.

 

Тәртипне үзеңнән башла

 

Америка гаиләсе турында сүз башлаганчы, андагы гаилә һәм җәмгыять тәрбиясенең нигезләренә тукталып үтик. Иң беренче күзгә ташланганы – Америка кешесе бик тәртипле. Ул нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен балачактан ук белеп үсә һәм, гадәттә, гомере буе җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләргә төгәл буйсынып яши.

 

Әйтик, без тыгыз аралашкан агалы-энеле Ингландлар күп балалы гаиләдән, үз гаиләләрендә дә дүртәр бала үстергәннәр. Бүген аларның һәр баласының үзләренең дә нәкъ дүртәр балалары бар. Оныкларының берсе – 18 яшьлек Остин да киләчәктә күп балалы, тәртипле гаилә башлыгы булырга хыяллана, бу буыннан буынга шулай бара, күрәсең. Аэропорт һәм кибетләрдә икешәр катлы бала арбасы этеп, кечкенә балаларын ияртеп йөрүчеләр адым саен.

 

«Ә кинофильмнардагы кара тәнлеләр, латинамерикалылар бандалары, урам җинаятьчеләре кайда соң? – дип сорарсыз. Башта үзебез дә аптыраган идек, соңыннан аңладык. Беренчедән, кара тәнлеләр һәм Мексика белән Аргентина кебек илләрдән килгән эмигрантлар саны биредә күп түгел – 10-12 проценттан артмый. Әле бит аларның барысы да, мондагы җәмгыять тәртипләрен кабул итәргә теләмичә, җинаять кылып йөри дигән сүз түгел, күбесе, әйбәт эш табып, тормышын яхшыртырга омтыла. Икенчедән, җәмгыятьнең төрле катлау кешеләре нык аерымланып яши. Вашингтонмы ул, Солт-Лэйк-Ситимы, башка шәһәрме – анда тормышта үз урынын югалткан, сукбайлык һәм җинаятьчелеккә бирелгәннәр, гадәттә, аерым кварталларга оешкан. Бу кварталларда аларның бер өлешенең шәхси тораклары бар, шунда ук дәүләт тарафыннан төзелгән сукбайлар йортлары да эшли, бушлай ризык тарату һәм медицина ярдәме пунктлары да бар. Бу – җәмгыятьнең шул көнгә калган кешеләр белән үзара килешүе кебек: янәсе, без сезнең шулай яшәвегезгә күз йомабыз, тик сез дә үз чикләрегездән чыкмыйсыз. Шәһәрләрдә хәер сорашучылар еш күренсәләр дә, бу, гадәттә, җинаятьчеләр түгел, ә шул эшне кәсеп итүчеләр, ахры. Һәм шуны кабатлап әйтәсе килә: Америка халкының күпчелеге җинаятьчелек белән очрашмый диярлек. Америкалыларның йортларында, гомумән, коймалар юк, халык тәрәзәгә рәшәткә куюның нәрсә икәнен дә белми, йортларның ишекләре дә кемнеке пыяладан, кемнеке матур итеп агачтан эшләнгән. Тиюче юк!


Ирек ШӘРИПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»