поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
27.02.2018 Мәдәният

Филармониядә Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

26 февраль  – филармониягә бөек шагыйрь Габдулла Тукай исеме бирелгән көн. Татар филармониясе бу көндә ел саен үз сәхнәсендә әдәби, шигъри кичәләр уздырырга ниятли. Быелгы кичәнең Башкортстанда яшәп  иҗат иткән шагыйрь Әнгам Атнабаевка атап уздырылуы – шагыйрьнең юбилей датасы һәм аның Татарстанда зур популярлык, шөһрәт казанган шәхес булуы белән бәйле.
 
 
 
 
Кичәдә танылган эстрада һәм театр артистлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артистлары Дания Нуруллина һәм Хәлим Җәләй,Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров, Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Бариева, Раил Садриев; Илназ Баһ, Илсөя Бәдретдинова, Илшат Вәлиев, Чулпан Йосыпова, Илдар Кыямов, Илгиз Мөхетдинов һ.б. башкаруында Әнгам Атнабаев шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
 
 
 
Шагыйрь турында истәлекләре белән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин уртаклашты. Кичәдә тамашачы буларак Әнгам Атнабаевның улы Азамат һәм оныгы Ләйсән дә катнашты.
 
 
Татар дәүләт филармониясе «Татар информ» агентлыгы һәм «Тәртип» радиосы белән берлектә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган флэшмоб та оештырды. Аның барышын  интернетта, социаль челтәрләрдә #atnabay#атнабай хештегы белән күзәтергә мөмкин.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы