поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2018 Мәгариф

Татарстанның мәгариф министры БДИ тапшырганнан соң иң авыры ни булганын әйткән

Республикада әти-әниләр БДИ тапшырды. Алар арасында Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Камал театры артистлары, спорт осталары да бар иде. Аларның ничек итеп имтихан тапшыруын без дә күзәттек. Республикада әлеге сынауны үтәргә 800дән артык кеше теләк белдергән.

Казанның 8 нче гимназиясенә 40лап кеше килгән иде. Сынауга энә күзен­нән үткә­реп керттеләр. Паспорт­сыз ки­лүчеләрне кире бордылар. Кат­нашучылар барысы да ме­талл  эзләгеч аша узды. Укучылардан аермалы буларак, әти-әни­ләрнең техник җайлан­ма­ларга,  видеокүзәтүләргә исе китмәде.
 
Алар кичә урыс теленнән имтихан тапшырды. Римма Ратникова әйтүенчә, бу телне камил белү  ышандыру, максатка ире­шү, карьера  ясау өчен дә ки­рәк. “Авызын ачса, авылы кү­ренә, дигән әйтем бар. Кеше бе­лән аралашканда аның белем дәрә­җәсе күренә”, – ди ул. Үзе исә V сыйныфта укучы улына урыс теле дәресләрен әзер­лә­шергә булыша.
 
Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева мәктәп елларында математика фәнен өнәп бетермәгән. Әмма шулай да яхшы укырга тырышкан. Ул күб­рәк гуманитар фәннәрне яраткан. Шуңа күрә дә ул, керә-ке­реш­кә, мондыйрак сорау бирде: имтихан математикадан тү­гелдер бит? “Мин – һөнәрем буенча педагог. Шуңа күрә мәгариф өлкәсендәге һәр яңалык минем өчен кызыклы. БДИ тирәсендә ыгы-зыгы, уйлап чыгарулар күп. Шуңа күрә үзем катнашып, БДИ­ның куркыныч түгел икәнлеген дәллилисем килде, – ди ул. – Беркайчан да шпаргалка язганым булмады. Бу яктан бик ялкау идем мин. Чөнки бер тапкыр язсаң, ияләшә башлыйсың. Кырын эш белән тотылуың да бар. Башкаларга да аны язарга киңәш итмим. Барлык фәннәрнең дә нигезен  белү кирәк.  Мәктәптә укыганда мо­ны аңлап бетермә­гән­без. Яшь барган саен, күбрәк аң­лыйсың”.
 
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһа­нов­ның  имтиханда катнашу сәбәбе аңлашыла. “Имтиханга кагылышлы сорауларга ачыклык кертәсем килде. Барысын да үз күзләрем белән күргәч, язып карагач, әти-әниләр белән бер телдә сөйләшә  алачакмын. Әгәр безнең яктан ярдәм кирәк булса, булышырга әзербез, – ди министр. – Борчылам дисезме? Инде хәзер карт сөяккә берни куркыныч түгел”.
 
Камал театры артисты Ми­ләүшә Шәйхетдинованың да кү­ңеле тыныч. “Балалар күбрәк бор­чыла. Тестны ничек эшләя­чә­гем­не әйтә алмыйм. Югары балл туплау өчен ныклап әзер­ләнергә кирәк. Мәктәпне тәмам­лаганга 27 ел бит инде. Балабыз киләсе елда имтихан тапшырачак. Билгеле, репетиторсыз булмый. Металл эзләгеч аша кер­түне хупламыйм. Укучылар үз­ләренә карата ышаныч булмауны тоячак. Кибеткә кергәч, артымда каравылчы басып торса, аннан тизрәк чыгып китәм”, – ди артист.
 
Металл “капка” аша керү журналистлар өчен аеруча кызыклы тоелды. Рафис Борһановка аны ике тапкыр үтәргә туры килде. Беренчесендә чыелдаган тавыш ишетелде. Каеш тимере комачаулый икән. Министр аны салып керергә мәҗбүр булды.
 
Имтиханнан соң, әти-әниләр тәэсирләре белән уртаклашты. Рафис Борһанов өчен бланклар тутыру гына авыррак тоелган. Чөнки сызарга-буярга ярамый. Шакмакларга да дөрес итеп язасы. Министр фикеренчә, укучылар өчен мондый проблема булырга тиеш түгел. Чөнки алар мо­ңа алдан әзерләнә. “Шикле тоелган бер генә бирем булды. Аны­сын да дөрес яздым кебек. Оештыручылар барысына да ягымлы итеп аңлатты. Әгәр алдан әзерләнсәң, барысы да аңла­шыла”, – диде ул. Кыскасы, әти-әниләргә би­ремнәр авыр тоелмаган. Балалары уңышлы тапшырыр дип өмет­ләнәләр.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»