• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
25.02.2010 Җәмгыять

ҖӘМИЛӘ МӘКТӘП ТӘ АЧКАН

Финляндиядә үзенең гүзәллек мәктәбен булдырган этник җырчы Җәмилә Казанга кайтып та дәресләр бирде. Гүзәллек салоннары вәкилләре дә сабак алды.

Казандагы бер гүзәллек салоны хуҗабикәсе Әлфия Гомәрова Җәмилә сабагыннан соң “Американы тагын бер кат ачкан кебек булдык” дип белдерде. Дөрес, алар берничә сәгать эчендә Американы түгел, ә Финляндиядәге Җәмилә мәктәбе ысулларын ачтылар.

 

Баксаң, Казандагы гүзәллек салоннарында традицион ысул белән кершән, сөрмә салу; ирен буяу; чәчне билгеле бер рәвешкә китерү; аларга туры китереп кием кию күпкә артта калган икән. “Без бит бөтенләй дә дөрес эшләмибез икән”, – ди кызлар. Җәмиләнекен алар замана know howы дип бәяләде.

 

Юк, Җәмилә җырлаудан туктамаган, тагын бер эшен аякка бастырган. “Финляндиядә шоу бизнес зур түгел. Анда кеше дә азрак бит. Этник җырчы буларак минем тамашачым тагын да азая. Гомумән, поп музыка, танго җырчылары, блюз, рок күбрәк хуплана.

 

Башта имиджмейкерлар мәктәбенә барып укыдым. Аннан визажист булу теләге туды. Аның өчен академия тәмамладым. Үз урынымны таптым дип уйлыйм. Миңа ул бик ошый. Гадәти кешеләрне матур кыяфәткә кертү – ул минем өчен җыр язган кебек”, – ди Җәмилә.

 

Кешенең ел фасылының кайсына: көзгә, кышка, язга, җәйгә туры килүен; кыяфәттә төсләрнең дөрес чагылышын; бит рәвеше, чәч киселеше, буй-сынның бизәнүгә ятышлы булуын ачыклаганда, замана машинасы – компьютер ярдәмгә килә икән.

 

“Минем беренче урында романтика, икенче урында драматика. Шулай да, мин, этниканы, этник үзенчәлекле киемнәр киюне бик яратам. Мәсәлән, алка, читек. Этниканы драматика белән кушу да ошый”, – ди Җәмилә.

 

Эчке дөньясы тышкы матурлыгы белән гармониядә булырга тиешлекне дә онытмау зарур булуны әйтә. Шоу бизнестагылар, сәсясәтчеләр, күренекле кешеләрнең күбесенең имиджмейкерлары бар. Җәмилә фикеренчә, үзеңнең теш табибың, юристың, чәч кисүчең булган кебек, һәркемгә дә имидж ясаучың булу мәҗбүри түгел. Шулай да, елга бер тапкыр гына булса да, заманча ысуллар белән эш итүче гүзәллек салоннарына кереп чыгу зыян итмәячәк. Бигрәк тә халык алдына чыга торган кеше булсаң.

 

“Җырчы сәхнәгә чыгуга башта аның тышкы кыяфәтенә күз салабыз. Җыр башланып киткәч, репертуарының киеме белән гармониядә түгеллеге ачыклана. Шундый очраклар да була, мисал өчен, әнисенең үлеме турында җырны берәү ялтыравыклы мини күлмәк киеп җырлый. Бу бер дә дөрес түгел.

 

Бездә дә бер яхшы имиджмейкер табылсын иде дип уйлыйм. Сәхнә кагыйдәләрен, җырчыга нинди төсләр килешүен әйтсен иде. Эчке матурлыгы белән тышкы матурлыгының гармониядә булуы да мөһим. Чыксыннар джинс белән, бер пута да булса, ул татарлыкны бирер иде”, ди Җәмилә.

 

Җәмилә соңгы вакытта Финляндиянең телевидение йолдызларын бизәндерә, киемнәренә, холык-фигыльләренә дә “үз пумаласын сала”. Финляндиянең соңгы миссларын да Җәмилә “буяган”.

 

“Андагы бәйгеләр Русиядәгедән нык аерыла. Анда бизәнү һәм киемнәре аша кызларның үз матурлыкларын, табигый гүзәллекләрен ачарга тырышабыз”, – ди Җәмилә.

 

Янып торган йөрәкле, ут кебек һәрнәрсәгә җитез татар кызы салкын фин илендәгеләргә компьютер тәкъдим иткән һәм имидж, бизәнү, стилист кануннарына өстәп үз бизәкләрен дә кертеп җибәрә аламы соң? Ипләп кенә керә бара, ди ул. Үзе дә 3 еллык әлеге хезмәтендә аз гына тынычлана төшкән. Әлеге эшем дә җыр язган кебек гүзәл, дип тә өсти ул.

 

Җәмилә җәй көне Казанда күбрәк кеше җыеп зуррак укулар үткәрергә дә җыена.


Наил АЛАН
Азатлык
№ | 24.02.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№9 (37363) / 26.02.2010 11:15:21

Җанкисәккәйләр!
Кем өчен бизәнәсез һәм кем өчен бер-берегезне ясыйсыз (бизисез)? Исемнәрегезгә караганда, тумыштан мөслимәләргә дә ошап торасыз, югыйсә.Менә безгә хатын-кызларга Аллаһ тәгалә нәрсә әмер итә:
"Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кыйлырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөрегәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөрегәндә аяк тавышларын да чылтырауклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз" "Нур" сүрәсе, 21 нче аять. Коръәни Кәрим, Ногъмани тәфсире.
Аллаһ тәгалә безне бу дөньяга китерүче һәм алып китүче дә Ул. Хөкем Көнендә ахирәтебез өчен хөкем итүче дә Ул гына.
Үзебез генә хаталану бер хәл, ә башкаларны юлдан яздырсагыз?..

№8 (37300) / 25.02.2010 20:44:21

Жэмилэнен кайбер жырлары чыннан дэ шэп!аранжировка, кой язу мэсьэлэсендэ алар алда бара. Тик менэ жыр текстлары аксый. Жэмилэ узе искиткеч кеше! Ботен яктан продвинутая!

№7 (37249) / 25.02.2010 18:50:45

Сүздә мәгънә , көйдә моң булмаса әллә ниниди сүз белән атасаң да шул инде, Җимешкәем! Сары җимешме, карасымы син?

№6 (37245) / 25.02.2010 18:07:19

Җәмиләне җырчы дип атап ваклыйсы килми. Җәмилә иҗатчы ул. Соңгы альбомы - креатив, кыю, бик тә үзенчәлекле милли музыка.

№5 (37229) / 25.02.2010 16:59:48

күке, төртеп күрсәт әле - кайсы җирдә мин аны җырчы дип атадым? Покажи, если найдешь.

№4 (37228) / 25.02.2010 16:56:36

җаным соңга калды бу әзрәк. күп бездә хәзер бизәндерүчеләр вагон белән. теләсәң кашыңны йолкыйлар, теләсәң тырнак ябыштыралар. Акчаң гына булсын.
җимешкәем! җырчы түгел шул бу ханым теләсәң ни әйт! ләкин үз куллары белән үзен бик яхшы әвәли. кайбер талантлар ялкаулыклары аркасында күренми яталар. бу бик эшчән хатын.

№3 (37224) / 25.02.2010 16:50:08

Җәмилә красотка ул! Аңа карап туймыйсың!

№2 (37222) / 25.02.2010 16:47:58

Анын жырлавы гына житми иде, козгегэ караганы бар микэн?

№1 (37212) / 25.02.2010 16:05:32

Булган кеше бар нәрсәне дә булдыра ул! Афәрин, Җәмилә!
Кстати, ул татар җырчыларының 90 процентын күпме ясасаң-бизәсәң да толк чыкмас. Лучче маташмаскадыр дип уйлыйм. Нормальный музыка иҗат итүче татар җырчыларында зәвык бар, киенә беләләр. ә менә гыйбаевскийларда зәвык юк һәм булмаячак та. стилист ясап биргәнне дә кире ягы белән киеп чыгарлар.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar