поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.02.2018 Хәйрия

Табиблар Илнардан 9 миллион сум акча сораган

Биектау районының Дөбьяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга ярдәм кирәк. Бәлагә тарыганнан соң ун елдан артык вакыт узса да, 33 яшьлек егет өметен өзми. Аягына басып йөрү әлегә аның өчен хыял гына булып кала. Ул һич югы кул-аякларын хәрәкәтләндерергә, бер урыннан икенче җиргә күчеп утырырга, гәүдәсен тотарга өйрәнергә тели. Әмма моның өчен зур суммада акча кирәк. Чит ил табиблары Илнардан 9 миллион сум акча сораган.

Бәла уйламаганда килеп чыга. Илнарның Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлап, эшкә урнашып йөргән вакыты була. Ике районга эшкә дә чакырып торалар үзен. Егет укыган вакытта Казанда бер сәүдә үзәгендә сакта тора. Фаҗига буласы көнне дә эшен тәмамлап, авылына юл тота. Егетләр белән бергә күрше авылга китәләр. Төнлә белән Илнар икенче авылда яшәүче кызны машина белән озатып куя. Әмма кайтыр юлда аны бәхет­сезлек көтеп тора.
 
“Ике авыл арасы ерак түгел. Кире кайтканда тау төшәсе. Ул көнне яңгыр пыскаклап тора иде. Машина – юл читенә, мин исә алгы тәрәзәдән чыгып очканмын. Яшь чак бит, тизлек тә зур булгандыр инде. Ярый әле, күрше авылда калган егетләр таудан төшкән машина утының юкка чыгуын күреп, фаҗига урынына килеп җит­кәннәр. Алар “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, мине хаста­ханәгә озатканнар. Башта районда, аннан соң Казанда яттым”, – дип сөйли Илнар.
 
Авариядә муенының 5 нче һәм 6 нчы умырткалыклары сынган. Табиблар ясаган беренче операция уңышлы чыкмаган. Әмма алар егет­нең күңелен төшермәгән. “Мо­ңарчы бер генә җирем дә авыртмады. Сынганы да булмады. Муен сынган дигәч тә, ярар, 5-6 айдан терелермен әле дип уйладым. Миңа бер генә кеше дә, син йөри алмый­сың, димәде. Әмма хәрәкәтлән­мичә ята башлагач, бу авыруның тиз генә китмәячәген аңладым. Казан хастаханәсендә озак дәва­ландым. Әнә шул чакта тәнемдә яралар барлыкка килде. Әлегә кадәр аларны бетереп булмый. Безгә бу хакта әйтүче дә булмады. Кем белгән инде тән тишелер дип? Ахырдан гына үзебез уңайлы мат­рас эзләп таптык”, – ди  Илнар. Хәзер ул – I төркем инвалид.
 
Егет үзенә дәва эзли башлый. Кая гына язып карамый. Танышлары аша Мәскәү, Санкт-Петер­бург табибларына үзенең диагнозын һәм муен сурәтләрен җибәрә. Тик җа­ваплар сөендер­ми: табиблар аңа ярдәм итә алмаячакларын яшерми. Күптән түгел Илнар, үз хәлен аңлатып, чит ил табибларына хат яза. Алар егетнең ни өчен хәзер генә мөрә­җәгать итүенә аптырый. Әмма Илнарга анда барыр өчен акча кирәк. Иң элек муенга операция ясаганчы, тәндәге яраларны төзә­тәсе икән. Бер ярага өч тапкыр операция кирәк икән. Акча­ның зур өлеше әнә шуңа китәчәк.
 
– Муенга ясаган операция уңышлы чыкса, аякларыма бераз баса алачакмын. Табиблар үз-үземне йөртерлек хәлгә ките­рәбез дип ышандыра. Куллар хә­рәкәт­ләнергә мөмкин, гәүдәм­не йөртеп булачак. Әлегә бит мин кеше ярдәменнән башка борыла да алмыйм, – ди Илнар. – Әле ярый, туганнарым, әти-әнием таш­ламый. Абыем белән энемнең гаиләсе булыша. Таякка таянып кына булса да йөри алсам иде. Мин гел яхшыга гына өметләнәм. Шуңа да тизрәк бу хыялымны чынга ашырасы килә. Вакытны сузмыйча, дә­вала­нырга телим. Ки­рәк­ле сумманы мәр­хәмәт­ле кеше­ләр­дән башка җыя алмаячакмын. Шуңа күрә газета аша мөрәҗәгать итәр­гә булдым. Ярдә­мегездән таш­ламасагыз иде.
 
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
КАРТА СБЕРБАНКА:  4276  6200  3800  2709 
QIWI КОШЕЛЕК:  +79274459858
Яндекс Деньги:  410011237402156
Хәбәрләшү өчен телефон номеры:  8(927)445-98-58
“ВКонтакте”дагы ярдәм төркеме vk.com/id209454032

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»