|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2010 Мәдәният
ИҢ ЗУР ХЫЯЛЫМ – ҖЫРЧЫ БУЛУ ИДЕ!“Яңа гасыр” радиосында Гөлназ Фәйзрахманованың ягымлы тавышын ишетү белән, күңелгә ниндидер җылылык тула. Әйтерсең лә ул синең каршыңда утырып, һәрбер сүзен бары тик синең өчен генә әйтә. Мондый игътибарны кабул итә белгән һәр кешенең кәефе көне буена күтәренке була. Тыңлаучыларга мәхәббәтен кызганмыйча өләшә белгән Гөлназ белән без студиядә очрашып сөйләштек. – Гөлназ, белемең буенча син – режиссер. Театрда эшләп карау теләге булмадымы?
– Дөресен генә әйткәндә, театрда эшләп карау теләге ни өчендер бер генә тапкыр да булмады. Мин Сәнгать академиясенә укырга керу белән үк радиога эшкә урнаштым. Беренче көннән алып эшемне бик яратып башкардым. Шулай да укытучым, режиссер-педагог Ришат Хаҗиәхмәтовның: «Гөлназ, син уйнарга тиеш, бәлки киләчәктә шәп режиссер да булып китәрсең» – дип әйткәләгәне булды үзе. Студент вакытта уйнаган спектакльләрдә гел баш рольләр башкара идем, тик җанымны биреп уйнадым, дип әйтә алмыйм. Мин сәнгатьнең бөтен төренә дә гашыйк, бигрәк тә театр, җыр сәнгатенә. Шуңа күрә, Камал театрына спектакльләр карарга барганда, артислар халәте белән яшим. Теге яки бу образны күңелдә үземчә гәүдәләндереп, анализлап утырам.
– Радиода эшләү – балачак хыялыңмы? Әллә син кечкенә вакытта башка һөнәр иясе булырмын дип уйлаган идеңме?
– Балачакта без кем генә булып карамыйбыз инде. 13-14 яшьләр тирәсендә нәрсәгәдер бик каты ачуым чыкты да, мин: “Казанга китеп, бандитлар төркеменә керәм дә, шуларның җитәкчеләре булгач, авылга кайтып бөтен начар кешеләрне кыйнап китәбез”, – дигән идем. Бу сүзләрне әни хаман да искә ала әле. Ә иң зур хыялым – җырчы булу иде. Ике яшемдә, әле юньләп сөйләшә дә белмәгәндә, радио-телевидениедан яңгыраган җырларны бер-ике сүз кушып көйләп йөргәнмен. Үскәч тә җырчы булу теләге кимемәде. Мин бик күп төрле бәйгеләрдә катнаштым. Унбиш яшемдә район күләмендәге шундый бер бәйгедә авырган килеш җырлап, тавышым әзелде дә, шуннан башка җырламаячакмын, дип үземә сүз бирдем. Хәзер бу адымым өчен бер дә үкенмим. Язмыш мине журналист Рәкыйп абый Гаффар белән таныштырды. Аның чакыруы буенча радиога килеп йөри башладым, берникадәр вакыттан соң “Болгар FM” радиосы ачылды, аннары ул “Яңа гасыр”га әйләнде.
– Студиягә беренче тапкыр килеп кергәнеңне хәтерлисеңме? Ул вакытта үзеңә нинди максатлар куйдың?
– Радиода эшли башлаган көннәремдә әллә ни зур максатлар куеп, хыялланып йөрмәдем. Мин эмоциональ кеше булсам да, үзем – җир кешесе. Әкрен генә барысына да өйрәнермен дип, күбрәк карап, күзәтеп йөрдем. Радио аксакалларына барысы өчен дә рәхмәт! Безне һәрвакыт күзәтеп торган, эшләргә, иҗат нечкәлекләренә өйрәткән Миләүшә ханым Айтугановага, радиода танышып, соңыннан дусларыма, хезмәттәшләремә әйләнгән Алсу Исмәгыйлевага, Фаил Гыймадовка рәхмәт!
– Берара син телевидениеда да эшләгән идең. Ул чорда нинди тәҗрибә тупладың?
– Әйе, мин алты ел дәвамында “Яңа гасыр” каналында “Таң җилләре аша” тапшыруын алып бардым. Ярата идем мин ул эшне. Радиода да, телевидениеда да йөгерек тел, яхшы дикция кирәк. Син югалып калмаска, экспромтка әзер булырга тиеш. Радиода сине күрмәсәләр, телевидениеда күзләреңнән күңелне ачып сала алалар. Телевидениега берникадәр турыдан-туры эфирда эшли белү багажы белән барган булсам, шуңа өстәп камера алдында үземне тота белү серләренә төшендем.
– “Гөлназ Фәйзрахманова тормышыннан бер көн” исемле фильм төшерсәләр, анда ниләр булыр иде?
– Анда һичшиксез, иртәнге кәһва, балалар бакчасы, эшкә бару, яраткан җырларымны тыңлау, өйдәге эшләр һәм интернет булыр иде. Мин тик утырырга яратмыйм. Гел нидер уйлап чыгарып, кайдадыр барып вакытымны кызыклы, мәгънәле итеп үткәрергә тырышам. Йоклар алдыннан кулыма китап алам.
– Белүебезчә, синең тормыш иптәшең Илнур да иҗат кешесе. Ике иҗат кешесе бергә ничегрәк килешеп яши икән?
– Ул бит минем җитәкче. Төрлечә була, аның кызып китеп миңа каты бәрелгән вакытлары да бар. Мин аның өметләрен акларга бурычлы, тел-теш тидерерлек итеп эшләргә тиеш түгел. Кайчагында мин дә туеп: “Гел мине генә күрәсең, дип ачуланып куям”. Ә гомумән алганда, килешеп, бер-беребезне тулыландырып яшибез. Без бит икебез ике төрле кеше, аңа ошаган – миңа ошамый, һәркем үзенекен сөрә. Ләкин моның уңай ягы да бар – бер-береңнең кызыксынуларын хәрмәт итәргә өйрәнәсең.
– Тормышта синең өчен иң мөһим әйбер нәрсә ул?
– Күңел тынычлыгы. Моңа барысы да керә – саулык, балалар исәнлеге, туганнарның һәрчак янәшәдә булуы, ил-көнебезнең тыныч булуы.
– Ничек уйлыйсың, син башка җиргә китеп яши алыр идеңме?
– Яши алыр идем! Чит илдә рәхәтләнеп яшәр идем мин, анда үземне һич кенә дә ятим итеп тоймас идем.
– Көч туплау өчен сиңа нәрсә кирәк?
– Миңа бары тик рәхәтләнеп туйганчы йоклау кирәк!
– Барысына да өлгерә торган Гөлназ үзенә кайчан вакыт таба? Синең үзең генә куллана торган “матурлыкны саклау” серләре бармы?
– Хатын кыз һәрвакыт үзен карап торырга тиеш, дип саныйм. Битне косметикадан арындырмыйча бер генә тапкыр да йоклаганым юк. Сыйфатлы косметика, сирәк кенә булса да косметологка бару, йөзү, яраткан музыка астына рәхәтләнеп бию, яхшы, ышанычлы дуслар белән аралашу, ешрак елмаю һәм тормыш үзе минем матурлык сагында!
Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|