|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2018 Шоу-бизнес
Вероника Кузнецова ТНТ каналындагы «Песни» проектында катнаша«Ямьле» төркеменең составы үзгәрә. Дүрт җырчы кыздан торган төркемдә хәзер өч кенә солист булачак. «Ямьле»дән Дилия Ахметшина китә. Квартетның составы үзгәрү турында яңалыкны кызлар берничә көн элек әйтте. Әмма кем китәсе бүгенгә кадәр сер булып сакланды. Дилия үзенең төркемнән китүен Мәскәүдә яшәве белән аңлата. Төркемдә үзгәрешләр Дилиянең китүе белән генә бетми, дип яза tmtv-online.
Вероника Кузнецова ТНТ каналындагы «Песни» проектында катнаша. Альбина Казыханова исә балаларга белем бирүен дәвам итә. Ә Гөлназ Батталова турында төгәл генә берни дә хәбәр ителми. Әмма каналда йөзек фотосы барлыкка килде.
Тамашачылар арасында Гөлназга тәкъдим ясаганнар дигән сүз йөри. Җырчының тиздән кияүгә чыгачагы турында яңалыклар моңа кадәр дә булган иде.
--- |
Иң күп укылган
|