поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.02.2018 Мәгариф

Печә кызы өлкәдә танылды

Яңа федераль стандартлар кертелү сәбәпле, мәктәпләр тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Хәзер җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләүдә укыту-тәрбия процессы белән беррәттән балаларның төрле конкурсларда, акцияләрдә, бәйгеләрдә һәм класстан тыш чараларда катнашуы бик зур урын алып тора.

Лопатино төп белем бирү мәктәбендә укучы Печә балалары еш кына районда гына түгел, хәтта өлкә күләмендә дә сәләтләрен күрсәтәләр.

Февраль башында Түбән Новгородтан шалтыратып, безне 9 нчы сыйныф укучысы Рафия Хәсәнова белән бүләкләү тантанасына  чакырдылар.  Дөресен әйткәндә,  инде  ул  конкурс турында онытып  та  куйган  идем,  чөнки  «Түбән Новгород  җиренең  даны  һәм  горурлыгы»    исемле  региональ  фестивальдә катнашырга  дип  Рафиянең  иҗади эшен әле сентябрьдә җибәргән идек. Ә менә   аның  «Телләр  күп  –  дөнья  бер» номинациясендә  язган  иншасы  өченче урынга лаек булуы кышын гына билгеле булды.
 
5  февраль  көнне  Түбән  Новгородның «Рукавишниковлар  утары»   музей-тыюлыгында  бүләкләү  тантанасы  узды.  Чакырылган  кунакларны  бик  матур  итеп каршы  алдылар  һәм  иң  башта  безгә күренекле  Рукавишниковлар  йорты буйлап  экскурсия оештырдылар.  XIX гасыр киемнәренә киенгән чибәр кыз искиткеч матур бүлмәләр буйлап йөртеп, бу  йортның  тарихын  сөйләде.  Аннары икенче  каттагы   бию  залына  чакырды, бүләкләү тантанасы нәкъ шунда үтте.
 
Иң башта  Дипломнар  белән   хәйриячеләр бүләкләнде,  аннары  «Түбән  Новгород җиренең  даны  һәм  горурлыгы»  региональ фестивальдә катнашучы иң яхшы эшләрнең  авторларына  Дипломнар һәм   бүләкләр  тапшырылды. Аларны Түбән Новгород өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе Евгений Лебедев һәм вице-губернатор вазифаларын башкаручы Евгений Люлин тапшырдылар (фотода). Бу фестивальне өлкә Хәйрия советы балалар,  яшүсмерләр  һәм  яшьләрдә туган як тарихы турында белемне формалаштыру  һәм  киңәйтү  максатыннан уздырды.  Фестивальдә  нибары  150 гомуми белем бирү учреждениесы укучылары, лицей, колледж, училище һәм техникум шулай ук югары уку йортларында белем алучылар катнашкан.
 
Алар  үзләренең   иҗади  эшләрендә туган  якка  карата  хисләрен  һәм фикерләрен  чагылдырганнар.  Шулар арасында  безнең  Рафиябез  булуы  барыбыз өчен дә горурлык, әлбәттә. Рафия турында тагын берәр сүз әйтеп үтәсем килә. Ул бит безнең мәктәбебез горурлыгы. Җыр-моңга гашыйклыгы белән дә,  батырлыгы  белән  дә  башкалардан нык аерылып тора, бер генә чара да анардан  башка  узмый.  Шул  өскә  иҗтимагый балалар оешмасының президенты да ул, минем дә иң беренче ярдәмчем. Рафия мәктәптә  соңгы  елын  укый  һәм  алда  да аңа  зур  уңышлар,  ак  бәхетләр  телибез, күренекле  шәхес  булып,  үзе  дә  Түбән Новгород  җиренең  даны  һәм  горурлыгы булыр дип ышанабыз.
 
Равилә ОСМАНОВА,Лопатино төп белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы.

---
Туган як
№ --- | 22.02.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»