|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2018 Мәдәният
Казанда Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» була26 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» була. Концертта Татарстанның халык артистлары Рабига Сибгатуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Искәндәр Биктаһиров, Лена Бичарина, Азат Тимершәех, Илсур Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов; Илшат Вәлиев, Ринат Гыйләҗев, Рәфинә Ганиуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Чулпан Йосыпова, Илһам Шәриф, Илназ Минвәлиев башкаруында Фәрит Хатыйповның төрле елларда иҗат иткән җырлары яңгыраячак.
Юбилярны шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә тәбрик итә.
Концертны Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов алып бара.
Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.
Юбилей концертын «Яңа гасыр» каналы язып ала.
--- |
Иң күп укылган
|