|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.02.2010 Дин
МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ - ТУРЫДАН-ТУРЫ ЭФИРДАТарихта беренче тапкыр Татарстан халкының Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен ничек билгеләвен бөтен дөнья тамашачылары күрәчәк. 25нче февраль кичендә бөтен мөселман дөньясы Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп уза. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе шул уңайдан Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештыра. Әлеге трансляция Төркиянең әйдәп баручы "TRT" телеканалыннан да күрсәтеләчәк. Аны 300 миллион кеше караячак дип фаразлана. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе белән "TRT" каналының уртак проекты нәтиҗәсендә бөтен дөнья тамашачылары Кол Шәриф мәчетендәге вакыйгаларны, ә Татарстан телевидениесе тамашачылары Истанбул (Төркия), Каһирә (Мисыр), Кәркүк (Гыйрак) һәм Македония мәчетләрендәге бәйрәм чараларын күрә алачак. "Мәүлид кичәсе" тапшыруы 25нче февраль, пәнҗешәмбе, 20 сәгать 30 минутта башлана. Трансляцияне www.tnv.ru сайтында да карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|