|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2018 Мәдәният
Тинчуринлылар күренекле режиссерлар Тумашевларны искә алды (ФОТО)20 февральдә, беренче татар хатын-кыз режиссер, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 115 ел, шулай ук аның улы – ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тулу уңаеннан, Кәшифә Тумашеваның туган төбәге – Балтач районы Нөнәгәр авылында әлеге күренекле театр әһелләрен искә алу чаралары уздырылды. Анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары Әнәс Галиуллин, Нуретдин Нәҗмиев, Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Чулпан Закирова катнашты. Искә алу кичәсенең мәртәбәле кунаклары арасында Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәрә ханым, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, Аяз Гыйләҗевнең бертуган энесе Альберт Гыйләҗев, драматург Рәдиф Сәгъди һ.б.лар бар иде.
Иң элек кунаклар Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеенда булды. Аннары авыл мәдәният йортында Тумашевларга багышланган искә алу кичәсе узды. Ә кич Тинчурин театры тамашачыларны Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган “Бер күрешү — үзе бер гомер” спектакле белән сөендерде.
Искәртеп узыйк: искә алу чаралары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Балтач районы мәгариф идарәсе, Балтач районы мәдәният бүлеге, Балтач районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбе, Балтач районы Нөнәгәр авыл җирлеге тарафыннан оештырылды.
--- |
Иң күп укылган
|