поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.02.2018 Әдәбият

Тукай клубында Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә узды (ФОТО)

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узды.

Кичә  композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры көенең язмасы белән башланып китте. Экранда  Фатих Хөснинең тормышын һәм иҗатын тасвирлаган фоторәсемнәр күрсәтелде,  аудиоязмада Татарстан радиосы дикторының юбилярның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләве яңгырады.
 
Кичәне сәламләү сүзе белән Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин ачты.
 
Язучы турындагы истәлекләр, хатирәләр белән Фатих Хөсни иҗатын өйрәнгән әдәбият галиме Рифат Сверигин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи, Татарстанның халык шагыйреРавил Фәйзуллин уртаклашты.
 
Фатих Хөсни  иҗатын шигърияттән башлаган язучы. Проза үз өченә бөтереп алса да, ул сирәк кенә булса да, шигырьләр  язуын дәвам итә. Араларында көйгә салынганнары да бар.  Хөснул Вәлиуллин иҗат иткән «Кошлар тынды» җырын «Татар моңы» һәм Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара конкурслар лауреаты, Казан консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова башкарды.
 
Кичәдә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов башкаруында Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасыннан «Гайнавал җыры» (Җәүдәт Фәйзи көе), Айгөл Гардисмламова башкаруында Мансур Мозаффаровның  Әхмәт Ерикәй сүзләренә иҗат иткән «Сипкелле диләр мине» җырлары яңгырады.
 
Истәлек кичәсенең иң матур мизгелләре – ул аудиоязмада Фатих Хөснинең үз тавышы яңгырау, әлбәттә. Язучының  «Йөзек  кашы» әсәреннән өзек уку, «Җәяүле кеше сукмагы» романының язылу тарихын  сөйләгән язмалары,  Ибраһим Газинең Фатих Хөсни турындагы истәлек язмалары, язмада язучының кызы  Фәридә ханым истәлекләре әлеге очрашуны тагын да затлы иттеләр.
 
Фатих Хөсни әсәрләре шулай ук Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй («Йөзек кашы»ннан өзек), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов («Җәяүле кеше сукмагы»ннан өзек), сүз остасы Розалия Зәкиева («Энҗеле калфак» хикәясе) башкаруында яңгырады. Г.Камал театрында Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча куелган «Йөзек кашы» спектакленнән Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова катнашында өзек уйналды. Шагыйрә  Нәҗибә Сафина Фатих агага багышланган шигырен укыды.  Кичәгә нур өстәп әдипнең  якташлары – Теләче районы сәхнә осталары  да килде.

Кичәне алып барды – Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова
Сценарий авторы – М.Җәлил премиясе лауреаты Рәмис Аймәт.
Концертмейстер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»