поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.02.2018 Мәдәният

Татар дәүләт филармониясендә – «Зур концерт» була

Татарстан Республикасы джаз оркестрының әлеге татарча проекты 2017 елның 7 февралендә башланды. Проектның җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова. Татар җырчыларының джаз оркестрга кушылып татар композиторлары әсәрләрен башкаруына, «татарча джаз»ны пропагандалауга йөз тоткан әлеге музыкаль проект шул ук елны 23 апрельдә Мәскәү тамашачысына дә тәкъдим ителде.

Мәскәүнең «Асадуллаев йорты»нда узган концертны башкалада яшәүче татар зыялылары һәм эшмәкәрләре карады һәм оркестр чыгышына югары бәя бирделәр. Филармония джаз оркестры тарафыннан оештырылган әлеге концертларда республиканың танылган башкаручылары, Россиякүләм танылган эстрада hәм джаз осталары катнаша.
 
24 февральдә Филармония сәхнәсендә музыка сөючеләрнең мәхәббәтен яулаган җырчылар һәм музыкантлар: Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Мәскәү кунаклары – Мари Карне hәм Зоряна Фәрхетдинова; Илгиз Шәйхразыев, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Фазлыев, Эльмир Низамов, «Казан егетләре» төркеме, Эльза Заяри, Зәринә Вилданова, Игорь Дмитриев, Алинә Ибраева, Әлфия Шәрипова, Динар Шәрәфетдинов, Лилиана Газизова, Альмира Әхмәтгәрәева, Элина Сафина, Эльвина Туйгульдина, Ольга Давыдова, Эдуард Данилов, Әдилә һәм Җәмилә Хәбибуллиналар чыгыш ясаячак.
 
 Программада – Мостафа Ногман, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнашева, Әнвәр Давыдов, Ләбиб Айтуганов, Кеазым Баязитов, Мидхәт Миншин, Резидә Вәлиева, Ренат Харис, Наил Касыймов, Рашат Низамиев, Флера Тарханова, Рифкать Гарифуллин, Резедә Гобәева сүзләренә  Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Сәяр Хәбибуллин, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Булгари, Сәйдә Вәлиди, Лидия Әхмәтова, Тәлгать Хәсәнов, Эльмир Низамов, Зоряна Фәрхетдинова, Әдилә Яруллина иҗат иткән әсәрләр яңгыраячак.
 
Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Василевский.
 
 Дирижер – Сергей Васильев
 Концертны Ирина Кибякова алып бара.
 
1947 елда Казанга Шанхайдан Олег Лундестрем оркестры белән талантлы музыкантлар килә. Биредә төпләнгән оркестр башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Легендар дирижер hәм ул җитәкләгән коллективның тырышлыгы белән башкалабызда джаз юнәлешенә нигез салына. Мэтр үзе Казаннан киткәннән соң, оркестрны озак еллар дәвамында икенче бер «шанхай» джазмены – саксофончы Виктор Деринг җитәкли.

Олег Лундрстем үз чорында татар музыка сәнгатенә джаз рухын кертеп җибәрү өчен гаять зур эш башкара. Ул күренекле музыка эшлеклеләре белән хезмәттәшлектә татар композиторларының әсәрләренә hәм халык көйләренә джаз эшкәртмәләре ясый. Филармония джаз оркестры данлыклы Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап hәм милли колорит белән тулыландырып, аларны дәвам итәргә омтыла.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»