|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2018 Шоу-бизнес
«Бала бала мин» - Айсылу Габдинова «Алабута»дан соң Ольга Бузова хитын татарчалаштырган (ВИДЕО)Айсылу Габдинованың «Ленинград» төркеме башкаруында «Лабутены» хитын татарча «Алабута» дип җырлавын күпләр хәтерлидер. Бу идеяне мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов белән журналист Данил Сәфәров уйлап тапкан иде. Бүген «Матбугат.ру»да премьера: Айсылу Габдиновадан тагын бер тәрҗемә-күчтәнәч – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җырының татарча варианты. “Алабута” җыры чыккач, аны бөтен Татарстан матбугаты диярлек язган иде, рус телле басмалар да читтә калмады. Хәтта Мәскәүнең NewsRu.com, “Комсомольская правда”, “Русская служба новостей”ларына кадәр читтә калмады. Комментарийларда мактау сүзләре белән бергә тәнкыйть тә яуды, “татарлар үзләренекен иҗат итә алмый мени соң, русларны кабатламаса”, дип шелтә белдерүчеләр дә шактый иде. Берзаман Ваһапов фондыннан Айбикә Фәттахова һәм Айсылу Габдинова кафеда чәй эчеп утыралар. Музыка яңгырый – Ольга Бузова башкаруындагы «Мало половин» җыры. Айсылу Бузовага кушылып җырлый башлый. Хитның татарча вариантын эшләү идеясе шунда туа да инде.
Айсылу Габдинова үзенең яңа иҗат җимеше турында “Матбугат.ру”га болай диде:
--- |
Иң күп укылган
|