|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Артем Хохорин Разил Вәлиевнең Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү барышы турында соравына җавап бирдеТатарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринга ике сорау белән мөрәҗәгать итте. Бүген Артем Хохорин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында 2017 елда полиция эшчәнлеге турында хисап тотты. Соңыннан министр депутатларның сорауларына җавап бирде, дип хәбәр итә "Татар-информ". Разил Вәлиев “Нурулла” мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның юлдашының югалуына 2 елдан артык вакыт узганын искәртеп, юкка чыкканнарны эзләү эше ничек алып барылганы белән кызыксынды. Шулай ук Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташларын җимергән вандалларны ачыклау эше ни дәрәҗәдә булуын сорады. “Безгә, депутатларга, шушы сорау белән мөрәҗәгать итәләр”, – диде.
“Беренче сорау буенча эш тикшерү комитетында. Без оператив чаралар уздырдык, материалларны тапшырдык. Икенче сорауга килгәндә, җинаятьне кем кылганын беләбез. Әмма эш шулай ук тикшерү комитетында. Әлегәчә бу затларның җинаятьтә гаепле булуын дәлилләп булмады”, – дип җавап бирде Артем Хохорин.
--- |
Иң күп укылган
|