поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
17.02.2018 Шоу-бизнес

Ләйсән Мәхмүтова Мортазага көтелмәгән бүләк ясаган (ФОТО)

16 февраль Кәрим Тинчурин театрында режиссер һәм юморист Илсур Мортазаның 50 яшьлек юбилее үтте. 50 яшь – ул тормышка һәм әлеге очракта иҗатка нәтиҗә ясый торган мизгелдер. Илсур абыйның нәтиҗәләренең икесе дә бары тик уңай сыйфатларга ия.

Янәшәсендә сөекле тормыш иптәше Мәүлидә ханым, улы Роберт, оныгы Оливия, янында тугры дуслары бар. Иҗат юлына килгәндә, дистәләгән еллар ул сәхнә күркендә. Моңа дәлил булып Тинчурин театры залының тулы булуы. Шуны әйтеп китәргә кирәк: туган көне – 10 февраль икән. Залда икенче рәтнең унынчы урынында утыручы тамашачыга бәхет елмайды  – юбиляр бүләкләр алырга гына түгел, аларны бүләк итәргә дә ярата икән. Моның белән генә бүләкләр тукталмады. Мәсәлән, үз тормышында беренче тапкыр кемгә хат язуы соравына дөрес җавап биргән тамашачыга юбиляр 500 сум бирде. 
 
Бәйрәм башланганда, Илсур Мортаза залда утыра иде. Әлеге күренеш аның халыкчан артист булуын аңлатадыр. Чара дәвамында юбиляр гел тамашачы белән тыгыз элемтәдә булды. Шулай ук тамашачылар арасында “Ярдәм” реабилитация центрыннан да килүчеләр бар иде. Аларның күбесе күрми, тик аңа карамастан алар тыңлап булса да күңел ачтылар. 
 
 
Мин бүген җырлыйм сезгә, сөйлим сезләргә, дигән сүзләр белән концертны юбиляр үзе ачып җибәрде. Аны котларга килгән дуслары арасында популяр җырчылар бар иде. Мәсәлән,  күршеләр булып сигез ел яшәгән дусты Айдар Тимербаев килде. Җырчыдан җырдан башка бүләк өмет итәсе юктыр, тик Айдар әфәнденең бүләге «фальшивый» иде. Авторлар иҗат кына итсеннәр инде алар. Җырчылар күп, ә менәмәгънәле җырларның саны кимегәннән-кими бара. Ләйсән Мәхмүтованың бүләге исә юбилярның хәтерендә мәңге калыр. “Синең кебек үк матур”, - дип башлаган иде сүзен кунак, Илсур абый: “Бегемот”, - дип тәмамлады. Чынан да, Ләйсәннең кулында бегемот иде. Ә җырына килгәндә, алай әллә ни истә калмас, чөнки җырларның язмасын хәзер һәр беребез дә Интернеттан тыңлай ала. Илназ Баһның, котлаганда, әйтә торган сүзе бар: “Дөньяда ике кеше генә әйбәт: берсе – мин, икенчесе – сине”. Яхшы кеше буласыгыз килсә, Илназны кунакка чакырыгыз. 
 
Мәскәү кунагы Гүзәлия Илсур Мортазаның төпчек балдызы икәне күпләр өчен яңа мәгълүмат булды! Кичәнең алып баручысы Рөстәм Гайзуллин юбилярны төрттереп тә куйды хәтта: “Мондый балдызлар булганда, тормыш түгәрәктер инде, ә?!”.
 
 
Матбугат.ру хәбәрчесе сүзләренә караганда, җырчылар арасында Рафаэль – Динә Латыйповлар, Зәйнәб – Зөфәр бар иде.  
 
Илсур абый фикеренчә, әгәр дә сине яратуларын телисең икән, башта үзең ярат. Чыннан да, моның белән килешмичә булмый. Мортазиннар гаиләсе бердәм, аларның карашларында сөю уты. Мәүлидә ханымның кичәдә бераз гына борчылып торуы, уллары Робертның әтисе белән горурлануы моңа дәлил. Иң мөһима: саф татарча аралашулары хөрмәткә ия.
 
 

Алинә АЙДАРОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.02.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы